ХХ гасырга кадәр

Казанда беренче медицина учреждениеләре XVIII йөз башында ачыла: табиб пункты, хәрби госпиталь (пехота полкы лазареты), шәһәр хастаханәсе.

Шәһәрдә медицина ярдәме күрсәтү эшен үстерүдә Казан университетының медицина факультеты профессорлары һәм укытучылары зур роль уйный, алар университет клиникаларында гамәли эш алып бара (Казан медицина университеты клиникалары).

Беренче даруханәләр 1820 елларда күренә башлый. 1837 елда теш табибләре һәм ир-ат фельдшерлар мәктәпләре ачыла.

1869–1870 еллардагы реформалар медицина учреждениеләре челтәре киңәюгә, земство һәм завод-фабрика медицинасы үсешенә, санитария хезмәте барлыкка килүгә китерә.

1869 елда губерна психиатрия хастаханәсе төзелә, 1874 елда – беренче (Лихачёв) бала тудыру йорты һәм чәчәк салу институты, 1889 елда – беренче балалар, 1899 елда йогышлы авырулар хастаханәләре эшли башлый. 1900 елда Казан университетының клиника корпусы сафка баса (Казан университетының яңа клиникалары), бактериология институты ачыла (хәзерге Казан эпидемиология һәм микробиология институты). 1902 елда Казан шәһәренең табибләр җәмгыяте оештырган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте барлыкка килә, 1910 елда Шамов хастаханәсе сафка баса.

1911 елда Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш лигасының туберкулез белән авыручыларга акча җыю һәм ярдәм итү белән шөгыльләнүче филиалына нигез салына.

1913 елда Казанда 1690 урынга исәпләнгән 18 дәвалау учреждениесе, 8 амбулатория, 1600 урынлы Казан округы психиатрия хастаханәсе була (Идел буендагы 7 губернага хезмәт күрсәтә), 50 гә якын табиб, 40 тан артык фельдшер һәм акушер, доктор Клячкин клиникасы (су-балчык белән дәвалау), 23 даруханә эшли.

Совет чоры

Совет хакимияте урнашу белән, шәһәрдә халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне камилләштерү буенча төрле чаралар үткәрелә. 1919 елда район башкарма комитетларында сәламәтлек саклау секцияләре төзелә, дәвалау учреждениеләре берләштерелә, дары заводы лазареты үзгәртеп корыла. Гражданнар сугышы елларында эшчәнлеге туктатылган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү эше яңадан торгызыла; 1922 елда ул мөстәкыйль берәмлеккә әверелә. Акушерлык ярдәме күрсәтүгә, бала тудыру йортлары ачуга зур игътибар бирелә.

1920 елда Казанда үзенең дәвалау базасы (2001 елдан 3 нче Республика клиник хастаханәсе) булган Клиник институт (хәзер Казан дәүләт медицина академиясе), Каменка посёлогында Туберкулёздан дәвалау санаторие ачыла, санитар-эпидемиология хезмәте секциясе төзелә, 9 дәүләт хастаханәсе, 2 НКВД системасы хастаханәсе эшли.

1921 елда Казанда беренче фармацевтика мәктәбе оештырыла (хәзерге Казан медицина-фармация училищесе), туберкулезга каршы көрәш диспансеры, 1924 елда стоматология поликлиникасы һәм медицина техникумы төзелә (кара: Казан база медицина көллияте).

1920 елларда Казанда эпидемиология, микробиология, ортопедия, травматология, туберкулез, трахома авырулары буенча зур фәнни-тикшеренү институтлары эшли.

1930 еллар башыннан амбулатор хезмәт, ана һәм баланы саклау хезмәте күрсәтү үсеш ала, балалар һәм хатын-кызлар консультацияләре, предприятиеләрдә медицина-санитария частьләре ачыла. 1937 елда туберкулёзга каршы көрәш буенча «Зәңгәр күл» балалар санаторие ачыла.

1930 елда Казан университетыннан медицина факультеты аерылып чыга, ул дәвалау, санитария-гигиена, педиатрия факультетлары булган мөстәкыйль уку йортына әверелә (Казан медицина университеты); медицина-фармация һәм медицина училищеләре эшли. 1930 еллар ахырында Казанда сәламәтлек саклауны оештыру, фәнни тикшеренүләр, медицина кадрлары әзерләүнең дәүләт системасы булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдә 35 мең урынлы 59 эвакуация госпитале эшли. Аларга иң яхшы биналар бирелә (мәктәпләр, клублар, институт клиникалары һ.б.); урындагы кадрлардан 300 дән артык табиб-травматолог, 13 нейрохирург, дәвалау гимнастикасы буенча 100 дән артык инструктор, 1039 урта медицина персоналы әзерләнә. Казан госпитальләрендә академик А.В.Вишневский, профессорлар А.Ф.Агафонов, М.П.Андреев, И.В.Домрачев, Н.Н.Лозанов, Р.А.Лурия, З.И.Малкин, А.Н.Мурзин, Ю.А.Ратнер, И.И Русецкий, Н.В.Соколов, Ә.Г.Терегулов һ.б. эшли. Медицина хезмәткәрләренең фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсендә яралылар һәм авыруларның 70% тан артыгы яңадан сафка баса.

1970–1980 елларда Республика клиник балалар хастаханәсе (1977), Республика клиник хастаханәсенең яңа корпуслары (1982), 6 диспансер эшли башлый, Регионара, республика, шәһәр медицина үзәкләре оештырыла (онкология, вертеброневрология, кардиохирургия һ.б.).

1990–2004 елларда Регионара клиник диагностика үзәгенең 1 нче чираты, Балаларга диагноз кую үзәге, 6 балалар һәм 3 өлкәннәр шифаханәсе, 2 амбулатория, хатын-кызлар консультациясе, Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен госпиталь, микология һәм токсикология лабораторияләре һ.б. файдалануга тапшырыла.

Бүгенге көн

Бүгенге көндә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау өлкәсендә 82 медицина оешмасы эшләп килә, шуларның 34 е – дәүләт автономияле учреждениесе, 17 се республиканыкы һәм 31 е – милекнең дәүләтнеке булмаган формасында.

2017 елда дәваханәләрдә 8 890 648 кеше булган, тәүлек буе эшләүче стационарларда – 128 062, көндезге стационарларда 41 753 пациент дәвалана.

Өлкән яшьтәгеләрнең аерым төркемнәренә гомуми диспансеризация уздыру дәвам итә. 172 417 кеше тикшерелә. Диспансеризация уздыруның нәтиҗәле булуын да билгеләп үтәргә кирәк: төрле авыруларны башлангыч вакытында ачыклау арта: 121 204 очрак ачыклана (2016 елда – 93 052).

2017 елның октябрендә «21 нче номерлы шәһәр дәваханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең (Р. Зорге урамы, 103 йорт) яңа бинасы куллануга кертелде. Аны төзүгә, медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тәэмин итүне исәпкә алып, 449,438 млн сум бүлеп бирелде. Дәваханә беренчел челтәрнең заманча медицина учреждениесе булып тора. Биредә беренче тапкыр ир-атлар сәламәтлеге үзәге, районара онкология үзәге, бассейнлы тернәкләндерү бүлеге, авыртусыз методика кулланып эшли торган эндоскопия үзәге кебек юнәлешләр эшләнгән һәм кертелгән.

2020 елда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. 2022 елда Республика туберкулезга каршы диспансеры авыруларны яңа иркен бинада кабул итә башлады.

Казанның санаторий-курортлар комплексында – «Казан», «Ливадия», «Крутушка» санаторийлары, шәһәрнең эре предприятиеләреннән – Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, «Органик синтез» һ.б.ның санаторий-профилакторийлары эшли.