Тарихы

1897 елда Казанда беренче тапкыр «җанлы сурәтләр» һәм берничә кыска хроникаль тасма күрсәтелә. 1898 елда шәһәр театры артистлары турында беренче шәхси кинолар төшерелә.

ХХ йөзнең беренче унъеллыгында кинопрокат эше көчле үсеш ала, кинотеатрлар төзелә, кинозаллар ачыла, трактирлар, ярминкә һәм күргәзмәләрдә киноҗайланмалар киң кулланыла һ.б.

Бер үк вакытта шәһәрдәге әһәмиятле вакыйгалар турында: «Ослан. Каеклар ярышы», «Казанда ак чәчәкләр көне» һ.б. фильмнар төшерелә. 1921 елда – Гражданнар сугышына багышланган «Казанны алу» фильмы, 1926 елда Сабан туен бәйрәм итү турында фильмнар эшләнелә.

1927 елда Казанда «Булат Батыр» нәфис фильмы төшерелә. Ул 1928 елда дөнья күрә.

«Унион», «Электро», «Чаткы», «Рот-Фронт» һ.б. кинотеатрларда үзебездә һәм чит илләрдә төшерелгән фильмнар күрсәтелә.

1932 елдан «Киң Иделдә» даими киножурналын, документаль-хроникаль кинофильмнар чыгаручы һәм нәфис фильмнарны Идел буе һәм Урал буе халыклары телләренә тәрҗемә итүче Казан кинохроника студиясе эшли.

Бүгенге көн

ХХ йөзнең соңгы елларында студиядә нәфис фильмнар төшерелә башлый («Күк тау», 2002; «Зөләйха», 2003; «Мулла», 2017, «Байгал», 2017).

2005 елдан Казан халыкара мөселман киносы фестивале үткәрелә. Казан кинофестивален гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Россия Мөфтиләр шурасы. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза.

Россия кино сәнгатендә билгеле Ч.Хаматова, Р.Мухаметов исемнәре дә Казан белән бәйле.