Кичү елгасының (Чишмә елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,7 км. Бассейнының мәйданы 64,9 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Әлмәт районында ага. Елга башы Чупай авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Кичүчат авылында. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 161 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Чупайның 0,8 һәм 4,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, якынча яртысы кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 146 мм, ташу вакытында су агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,16 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Чупай бассейнында суының гомуми күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.