Урта гасырлар

Урта гасырларда Казанда әдәби тормыш Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорлары традицияләренең дәвамлы рәвештә Казан ханлыгы чорына күчүе нигезендә формалаша. Бу күренеш әдәби әсәрләрнең формасы, жанры һәм тематик эчтәлегендә чагылыш таба.

Шәһәр бай эчтәлекле әдәби тормыш белән яши. Татар шигърияте тарихында Мөхәммәдәмин хан исеме яхшы билгеле. Күренекле татар шагыйре Мөхәммәдьярның да тормышы һәм иҗаты Казан белән бәйле. Ул поэмаларының берсендә шәһәрдә «олысы да, кечесе дә үзен шагыйрь саный» һәм әдәбият өлкәсендә дан эзли, дип яза. Казан һәм татар әдәбияты тарихында шагыйрь, дәүләт һәм дин эшлеклесе Колшәриф исеме лаеклы урын алып тора. Монда шагыйрьләрдән Гариф бәк, Касыйм Шәех һ.б. яши һәм иҗат итә.

Казан ханлыгы чорыннан шактый гына проза әсәрләре сакланып кала. Язучы һәм дәүләт эшлеклесе Аднаш Хафиз – «Сираҗ әл-колүб» («Күңелләр нуры», 1553) китабы авторы. Иван IV нең 1549–1550 елларда Казанга каршы оештырган уңышсыз яулары турында бәян ителгән «Зафәрнамәи вилаяте Казан» («Казанның җиңүе турында хат», 1550) әсәрендә Шәриф Хаҗитархани: «Дөньяның бер генә җирендә дә Казан кебек чәчәк атучы шәһәр бүтән юк», – дип, сокланып яза.

Казан ханлыгы чорында һәркемгә мәгълүм булган мөселман Шәрыгы әдәби ядкәрләре тәрҗемә ителә һәм күпсанлы күчермәләрдә тарала.

Казанның Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы, шәһәр халкының күпләп кырылуы, мәчетләр, мәдрәсәләр, китапханәләрнең җимерелүе, януы, көчләп чукындыру сәясәте рухи тормышны, әдәби иҗатны торгынлыкка китерә. Әмма нәфис сүзгә карата мәхәббәт сүрелми, һәм ул халык авыз иҗаты әсәрләрендә көчле чагылыш таба.

Казан ханлыгы яшәешенең соңгы еллары белән бәйле вакыйгалар бәян ителгән әсәрләрнең берсе – «Казан бәете»ндә болай диелә:

«Ике йөз алтмыш ике ел Казан мөселман кулында,
Ахыры – бары соңында кяфир урыс алдыя,
Газилары күп иде, камилләре чук иде,
Галимнәре күп иде, замане Җәдегәр ирдийа.
Бу җиһан мөнәүвәр иде, җәбер-җәфа юк иде,
Мөрид-мөршид күп иде, заманы хуб ирдийа,
Галимнәре дуст иде, мөршидләре хас иде…».

XVIII йөз – XX йөз башы

Татар әдәбияты XVII йөздә генә кабат торгызыла башлый. Аның беренче чагылышы булып Мәүла Колый иҗаты тора.

XVIII–XIX йөзләр чигендә шәһәрдә шагыйрь Колмөхәммәд иҗат итә. Аның фарсы телендә язылган «Нәсыйхәте Шәһре Казан» исемле дини-дидактик поэмасы сакланып кала. Татар халкының рухият һәм милли мәдәният үзәге буларак, Казан сәнгать хәзинәләре тудыручы күп кенә шәхесләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шагыйрь Гали Чокрый, шәһәрдән алган тәэсирләрен яктыртып, «Мәдхе Казан» (1889) исемле шигъри әсәр иҗат итә.

«Иң әувәл: йортлары бик саф,
Икенчесе – ирләре бик саф,
Өченчесе – җырлары бик саф,
Әмерләре нәзар саздыр.
Ләбибләр күплеге берлә,
Әдипләр күплеге берлә,
Табибләр күплеге берлә,
Тәмам илгә гаян саздыр…», – дип яза ул.

XIX йөз ахырында Казанның әдәби тормышында сизелерлек җанлану күзәтелә. Беренче татар чәчмә әсәрләре – М.Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» (1886), З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» («Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», 1887) романнары; Г.Ильясиның «Бичара кыз» (1887) пьесасы; К.Насыйриның «Гөлруһ һәм Камарҗан турында хикайәт» (1896) әсәре һ.б. дөнья күрә. Аларның барлыкка килүе татар әдәбиятының дини-дидактик эчтәлекле традицион әсәрләрдән дөньяви әдәбиятка борылыш алуын билгели.

Казан рус әдәбиятына Г.Р.Державинны, рус романтизмына нигез салучыларның берсе булган Г.П.Каменевны бирә. 1806 елда Казан университеты каршында Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте – Идел буе һәм Урал төбәге әдәбиятчыларының беренче берләшмәсе төзелә. Биредә М.Горький да үз «университетлары»н үтә. Е.А.Боратынский, Л.Н.Толстой, В.Хлебников исемнәре дә Казан белән бәйле.

1905–1907 еллардагы революциядән соңгы чор татар әдәбияты үсеше белән үзенчәлекле. Бу чорда Казанда Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, Ш.Камал, М.Фәйзи, М.Гафури һ.б. яши һәм эшли. Алар иҗаты татар әдәбияты тарихында тулы бер дәверне үз эченә ала. Халык шагыйре Г.Тукайның таланты да Казанда үсә һәм таныла. Ул Казан шәһәре турында: «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур…», – дип яза.

Совет чоры

Октябрь революциясеннән соңгы беренче унъеллыкта Казан язучылары үз әсәрләрен хезмәт, яңа тормыш төзү, социаль гаделлек идеяләре өчен көрәш темаларына багышлыйлар. Әлеге чорда К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Ф.Бурнаш, Һ.Такташ, М.Җәлил, Г.Кутуй, Ф.Кәрим кебек әдипләр иҗат итә.

1920–1930 елларда Казанда беренче әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләр – «ТАПП», «ТАТЛОКАФ» барлыкка килә, 1934 елда Татар автономияле совет социалистик республикасының Язучылар берлеге оеша.

Бөек Ватан сугышы шәһәрнең рухи тормышына кискен үзгәрешләр алып килә. Күп кенә язучылар фронтка китә, алар дошманга каршы корал һәм нәфис сүз көче белән көрәшә (А.Алиш, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, М.Хөсәен һ.б.). Сугышта 42 татар язучысының гомере өзелә (барысы да диярлек Казаннан).

1950–1970 елларда Казан татар язучылары авыл тематикасы белән беррәттән милли интеллигенция, эшчеләр сыйныфы, сәнәгать объектлары төзелеше темаларын да яктырталар. Татар әдәбиятында әлеге чорның аеруча күренекле вәкилләре – Г.Әпсәләмов, М.Әмир, С.Баттал, Г.Бәширов, Х.Вахит, И.Гази, Ш.Галиев, Н.Дәүли, Н.Исәнбәт, К.Нәҗми, З.Нури, Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни, А.Шамов, рус әдәбиятында – А.Г.Бендецкий, М.С.Бубеннов, Б.И.Зернит, В.В.Корчагин, Г.А.Паушкин. Алар иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы, чор проблемалары, фәнни-маҗаралы сюжетлар үсеш ала. С.Б.Радзиевская балалар өчен әсәрләр иҗат итә, туган як табигате турында яза.

1947–1959 елларда шәһәрдә «Литературная Казань» альманахы чыгарыла.

1980 еллар ахырыннан татар әдәбиятында тарихи темага игътибар көчәя, татар халкының бай мәдәни мирасы сәнгати яктан яңача үзләштерелә, шәрык поэтик жанры кире кайтарыла, детектив-маҗаралы һәм мемуар әдәбият үсеш ала, публицистика активлаша төшә (аеруча Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, И.Юзеев иҗатында).

Хәзерге көн

Казанның 1990–2000 еллар әдәбияты М.Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Ф.Бәйрәмова, Р.Бохараев, Д.Вәлиев, М.Галиев, Р.Гатауллин, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова, Р.Зәйдулла, Зөлфәт, В.Имамов, Р.Кутуй, Гәрәй Рәхим, Р.Сәгъди, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, З.Хәким, М.Юныс, Ф.Яруллин һ.б. исемнәр белән таныла.

1995 елда татар ПЕН-үзәге төзелә. Казанда татар һәм рус язучылары берләшмәләре эшли. «Казан утлары», «Идел» һәм башка әдәби журналлары чыга.

Бүгенге көндә татар прозасында, лирик-эмоциональ башлангычны дәвам итеп, туган җирнең матурлыгы, җир кешесенең кадере турында уйланган язучылардан Р.Галиуллин, Х.Ибраһим, Ф.Садриев, З.Тимергалиев, А.Хәлим, А.Хөснуллина, Р.Шаһиев, С.Шәмсине атап үтәргә була. Лирик-экзистенциаль башлангыч Р.Зарипов, Р.Карәми, Р.Мөхәммәтша һ.б. әдипләр әсәрләрендә чагыла.

Татар шигъриятендә милли рухны тирәнәйтү омтылышы РАймәт, Г.Батталова, Р.Газизов, Ф.Җамалетдинова, Р.Корбан, М.Мирза, Р.Низами, Л.Шәех, А.Хәлим, Р.Шәрипов, Л.Янсуар әсәрләрендә күренә. Тел язмышын үзәк мәсьәлә итеп күтәргән шагыйрьләрдән Л.Лерон, А.Суфиянов, Ф.Мөслимова, Р.Мөхәммәтшин, Э.Шәрифуллинаны атарга була. Күңел лирикасы, яшәеш кыйммәтләре Г.Бәйрәмова, Р.Вәлиев, Р.Гаташ, Ф.Зыятдинов, Р.Идиятуллин Р.Миңнуллин, Й.Миңнуллина, Ф.Сафин, Р.Сүлти әсәрләрендә чагыла. Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында К.Булатова, Л.Вәлиева, Л.Гыйбадуллина, Ш.Җиһангирова, Г.Корбанова, Д.Нәгыймуллина, Р.Рахман, Э.Сафина, А.Юнысоваларның шигырьләре матур кабул ителә.

Рус телендә иҗат итүче авторлардан Н.Ахунова, А.Әбсәләмова, А.Бик-Булатов, Б.Вайнер, М.Вәлиева, Л.Газизова, Р.Гәрәев, А.Кәримова, Л.Кожевников, А.Нурисламова, Д.Осокин, Р.Сабиров, А.Сахибзадинов, А.Хаиров, В.Хәмидуллинаны атап үтәргә була.

Яз саен Тукай туган көндә Казанда Шигърият бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм кысаларында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын тантаналы котлау, шигырь уку, китап күргәзмәләре һәм ярминкәләре оештырыла.

2007 елдан башлап Казанда ел саен «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале, 2010 елдан башлап Казанда һәм Лаеш районында Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале уздырыла. 2014 елдан Казаннан читтә дә киң танылу алган “Әдәби дворик” чаралары үткәрелә. «Калитка» нәфис әдәбият клубы эшли.

Иҗат башы Казанда булган әдипләрдән шулай ук Шамил Идиятуллин Альбина Нури һәм Гүзәл Яхинаны атап үтәргә кирәк.