Эчтәлек

XVI йөзнең 2 нче яртысында — XVIII йөз башында Рус дәүләтенең хөкүмәт учреждениесе.

Элеккеге Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыклары җирләре белән идарә итү өчен оештырыла. Шулай ук Түбән Новгород өязе һәм Мишәр җирләре дә (1587 елга кадәр) идарәханә карамагында була.

Административ, финанс һәм мәхкәмә эшләре белән идарә итә, җирле хакимиятне күзәтчелектә тота, рус булмаган халыклардан ясак җыю һ.б. белән шөгыльләнә.

XVII йөздә элеккеге Әстерхан ханлыгы шәһәрләре — Илчелек, Себер территориясе — Себер (1637) идарәханәләре карамагына күчә. Урта һәм Түбән Идел буйлары төбәкләре белән Казан, Урал алды Казан сарай идарәханәсенә буйсынуда кала.

Казан губернасы төзелгәннән соң бетерелә (1708).

Әдәбият  

Садиков П.А. Очерки по истории опричнины. М.–Л., 1950.