- РУС
- ТАТ
(археологик), үзәге тишекле, диаметры 3 см лы түгәрәк рәвешендәге, урта гасырларда кулланылган сәдәф сыман кургаш, сирәгрәк бронза эшләнмә
Өске ягы еш кына орнамент белән бизәлгән. Пломба-герләргә охшаш әйберләр Таҗикстанда Төрки каганлыгы чоры культура катламында, Танкеевка каберлегендәге мәҗүсиләр каберләрендә (35 пломба-гер), Биләр шәһәрлегендә (80 нән артык пломба-гер) табыла.
Бу эшләнмәләрнең нинди максатта файдаланылуы әлегә төгәл генә ачыкланмаган. Күп кенә тикшеренүчеләр фаразлаганча, пломба-герләр Идел буе Болгар дәүләте территориясендә акчасыз чорда (XI–XII йөзләр) түләү чарасы сыйфатында кулланылган. Алар болгарларга IX йөзнең 2 нче яртысында Урта Азиядән кергән.
Бизәкле өске ягыннан һәм аскы ягының кырылган булуыннан чыгып фикер йөрткәндә, пломба-герләрнең шулай ук ниндидер өстәл уенында шашка яки орчык башы буларак кулланылуы елда ихтимал.
Культура Биляра. М., 1985;
Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.
Автор — Е.П.Казаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.