Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2455 кв.км. Үзәге – Иглин авылы (Уфа шәһәреннән 35 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 55968 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6147 кеше (1970 елда – 10192, 1979 елда – 9007, 1989 елда – 8249, 2002 елда – 3394 кеше).

Районда унсигез татар, өч татар-рус, бер татар-башкорт торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Үктәй (2009 елда – 401), Турбаслы (378), Карамалы (355). Татарларның күпчелеге Акбирде авылында яши.

Әүвәл нигезләнгән авыллар – Бейбакты (1731 ел), Келәш һәм Үктәй (1739 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

«Сөембикә» татар халык вокаль ансамбле эшли (Турбаслы авылы). Ел саен «Каз өмэсе» һәм Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелә.

Районда Татарлар конгрессы эшли.

2015/2016 уку елында районның биш мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, бер мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Иглин районында филология фәннәре докторы Р.Г.Әхмәтьянов туган.

Районның авыл объектлары төзелешендә Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстан АССРның һәм РСФСРның атказанган төзүчесе Р.З.Гәрәев катнаша.