Эчтәлек

Хат Олы Урда ханы Мәхмүд әмере белән язылган (Мәхмүд 1460 елларда Әхмәд хан белән тәхет өчен көрәштә катнаша), Төркия солтаны Фатих Мехмедкә юлланган.

Документның үлчәме — 141х27 см. Текст кара төстәге каләм карасы белән язылган. Хат 21 юлдан тора. Текстның өч урынына уртасына хан исеме уелган дүртпочмаклы мөһер (6×6 см) сугылган. Хат гарәп графикасында, гарәп сүзләре мул кулланылган әдәби төрки телдә язылган.

Хатта ике дәүләт хакимнәренең ата-бабалары арасында дустанә мөнәсәбәт саклана килгәнлеге (исәнлек-саулык белешү, бүләкләр бирешү, илчеләр алмашу, сәүдә арадашлыгы һ.б.), ике дәүләт арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту зарурлыгы һәм Истанбулга илчеләр җибәрелгәнлеге бәян ителә. Аның төп нөхсәсе Истанбулдагы Төпкапы музее архивында саклана.

Фәнни әйләнешкә 1940 елда хатның фотокүчермәсен, транскрипциясен, төрек теленә тәрҗемәсен комментарийлар белән әзерләп бастырган Ә.Н.Курат тарафыннан кертелә.

Әдәбият  

Письмо хана Золотой Орды Махмуда в Стамбул (1466) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1996. № 3/4.