Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1565 елның 26 августы, Мәскәү.

Әстерхан ханы Касыймның улы.

1542–1550 елларда Ядегәр Мөхәммәд рус хезмәтендә була. 1550 елда рус гаскәренең Казанга явында катнаша. Шул ук елда хезмәтен калдырып Нугай Урдасына китә. 1552 елда сәед Колшәриф һәм Чапкын бәк Отыч улы башлангычы белән Казан хөкүмәте тарафыннан Казан тәхетенә чакырыла.

1552 елда Казанны Иван IV гаскәрләреннән саклау җитәкчеләреннән берсе (кара Казанның яулап алынуы); әсирлеккә эләгеп Мәскәүгә озатыла. 1553 елда чукындырылып, Симеон исеме кушыла. Чыганакларда язылганча, «патша һәм бөек кенәз Симеон патшаны ярлыкады, аңа утар бирде... аны әсир кебек түгел, ә бәлки, аның дәрәҗәсенә карап, патша һәм патша улы кебек тотты».

Ядегәр Мөхәммәд аксөяк рус түрәсе кызы Мария Андреевна Кутузовага өйләнә.

Чудово монастыренда (Мәскәү) җирләнә.

Әдәбият      

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923.