Эчтәлек

Биографиясе

? — 1614 елларда яши.

1607–1613 елларда Казан дьягы.

Воевода В.П.Морозов отряды белән беренче рус ополчениесенә кушылып киткәннән соң (1611), фактта Казан хакиме булып кала.

1613 елда земство хөкүмәте (1611 елда оештырыла) таләбе буенча Казан дворяннары, стрелецлар һәм йомышлы татарлардан торган отряд белән Мәскәүгә чыгып китә, ләкин Арзамастан кире борыла.

Зөядә Казан дворяннары аны кулга ала.

«Яңа елъязмачы»да («Новый летописец») бирелгән рәсми версия буенча, Шульгин хыянәт кылуда, кешеләрне Казан воеводасы Б.Я.Бельскийны (1611) үтерергә котыртуда, Казанны Россия дәүләтеннән аеруны планлаштыруда, К.Минин белән Д.М.Пожарский җитәкчелегендәге ополчениегә ярдәм итүне тоткарлауда гаепләнә, ләкин чынлыкта аның бары тик яңа сайланган патша Михаил Фёдоровичка ант итүдән баш тартуы гына төгәл мәгълүм.

Шульгин Себергә сөрелә һәм шунда үлә.

Автор — Е.В.Липаков