Биографиясе

1898 елның 5 мае, Сембер губернасы, Буа өязе Атяшкино авылы — 1986 елның 15 феврале, Казан.

Казан мех техникумын тәмамлый (1938).

1915–1917 елларда Лукоянов (Сембер губернасы), Гликин (Казан) мех заводларында сарык тиресе эшкәртүче.

1922–1926 елларда игенче (Атяшкино авылы).

1926–1928 елларда «Красный пахарь» («Кызыл сабанчы») кулланучылар җәмгыятендә сатучы, «Коопмех» (Казан) артелендә сарык тиресе эшкәртүче.

1928–1934, 1938–1961 елларда Казан мех комбинатында: тире эшкәртүче, 1 нче мех фабрикасында мастер, 2 нче мех фабрикасында бүлек, цех, производство башлыгы, техник җитәкче, цех башлыгы.

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге сарык тиресенең өске ягын яхшыртып эшкәртүнең яңа алымын эшләгәне һәм кулланышка керткәне өчен бирелә.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Сказ о Казанских меховщиках. К., 1974;

Овчинка стоит выделки. К., 1978.