Биографиясе

1630 ел тирәсе, Зимовейская-Дон станицасы – 1671 елның 6 июне, Мәскәү.

1662–1663 елларда Дон атаманы, Кырым татарлары һәм төрекләр белән сугыша. 1667–1669 елларда ярлы казак отрядлары һәм качкын крәстияннәр белән Идел буенда һәм Каспий диңгезе буендагы шәһәрләрдә юлбасарлыкта йөри.

Казаклар хәрәкәте

1670 елның язында Идел буена юнәлә. Разинның хөкүмәткә каршы чыгышы казаклар, алпавыт крәстияннәре, бистә кешеләреннән торган көчле хәрәкәткә әверелә. Хәрәкәттә Идел буе халыклары, шул исәптән татарлар да катнаша.

1670 елның май–август айларында разинчылар Царицын, Әстерхан, Саратов, Самараны алалар; сентябрьдә Сембер шәһәре камала. Х.Карачурин, Иштирәк абыз һәм башка баш күтәрүчеләр татарларны хәрәкәткә кушылырга өнди.

Карачурин Разинга, татарларның ярдәменә ышандырып, Казанга барырга тәкъдим итә. Татарларның бер өлеше фетнәләрдә, Саранск, Керенск, Козьмодемьянск шәһәрләрен алуда, Арзамас һәм Сембер янындагы сугышларда катнаша.

1670 елның октябрендә Разин Сембер янында җиңелә. 1671 елның апрелендә бай казаклар, Разинны кулга алып, патша хөкүмәтенә тотып бирәләр. Мәскәүдә җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Степанов И.В. Крестьянская война в России в 1670–1671 гг.: Восстание Степана Разина: В 2 т. Л., 1966–1972.

Автор – И.Р.Вәлиуллин