Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1552 елның мартыннан соң.

Сөембикә тәхеттән төшерелгәннән соң (1551), тәхеткә Шаһгалине чакырган хөкүмәт әгъзасы.

Зөядә Иван IV хөкүмәте вәкилләре белән сөйләшүләр алып барган Казан аксөякләре илчелеге составына керә (1551–1552).

1552 елның мартында Ислам, Кибәк һәм Нарыйк улы Галикәй бәкләр Иван IV наместнигы С.И.Микулинскийның Казанга килергә тиешлеге турындагы килешүне бозганнан соң, русларда әсирлектә кала.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият     

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923; 

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV — XVI вв. К., 1995.