Эчтәлек

Нәселне башлаучы – морза Еники Кулдашев. 1629 елда крепостной крәстияннәре булган Темников морзалары арасында Алакай, Туган һәм Идей Еникиевләр искә алына. Полянка (Идей Пүчинкәсе) авылы морзасы Идей Еникиевләрнең биләмәләре Темников һәм Кадом өязләрендә була.

XVII йөзнең 1 нче яртысында Еники Кулдашев оныгының улы Будалай Усаналиев Темников өязендә Олы Оксель, Урей, Чюкалей, Чёрная елгалары буендагы, Мокша станының Азарарик, Кадом өязенең Куликов һәм Касыйм өязенең Тонеев авылларындагы, Пустошь Пичучинскаядагы утарларны (барлыгы 165 чирек сөрүлек җире) били, ә Алакай Еникиевтә Велизима авылындагы 6 крәстиян һәм бобыль хуҗалыгы, Ирсит авылындагы 4 крәстиян һәм бобыль хуҗалыгы исәпләнә.

XVIII йөздә морза Еникиев Темников өязенең Идей һәм Кормай авылларында яшәгәннәр. 1777 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Каргалы авылына (хәзер Башкортстан Республикасының Благовар районы) күченеп киткәннәр. 1836 елда аларның нәселендә 178 ир-ат булган. Сенатның 1790 ел, 15 гыйнвары фәрманы белән Еникиевләргә морза дәрәҗәсе кайтарыла.

Еникиевләр нәселеннән язучы Ә.Еники чыккан.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Хайрутдинов Р.Р. Татарская феодальная знать и российское дворянство: проблемы интеграции на рубеже XVIII-XIX вв. // Ислам в татарском мире. История и современность: Материалы междунар. симп. (Казань, 29 апр. – 1 мая 1996 года). Казань, 1997;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999.

Автор – И.Р.Габдуллин