Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1578 ел.

Исмәгыйль бәкнең улы.

Рус дәүләте белән тыныч мөнәсәбәтләр саклау, Урданы аның белән сугышка тартмау тарафдары. Үзәк хакимиятне ныгытырга һәм Урданың йогынтысын күрше татар дәүләтләренә таратырга омтыла.

Кырым ханнары һәм Төркия солтаннарының Рус дәүләтенә (1564, 1565, 1568 еллар) һәм Әстерханга (1569 ел) яулары вакытында сабыр итеп торуны өстен күрә, шул ук вакытта морзаларының әлеге яуларда катнашуына каршы килми. Баш күтәргән Казан татарларына гаскәрләре һәм корал белән ярдәм итә.

Әдәбият

Новосельский А.А. Борьба Москов­ского государства с татарами в первой половине XVII в. М.-Л., 1948.

Автор – И.Л.Измайлов