Эчтәлек

Күп кенә әкиятләрдә («Алтын чүлмәк», «Унике егет» һ.б.), легендаларда («Кисекбаш», «Кисек башлы әүлия»), «Идегәй» дастанында очрый.

Кисекбашның барча эш-гамәлләре, үзенең бар булуы кебек үк, гайре табигый характерга ия: гәүдәдән аерылган баш сорауларга җавап бирә, өйрәтә, киләчәкне юрый, үзенең дошманнарын юк итә һ.б.

Кисекбаш образы фольклор әсәрләрдән язма әдәбиятка да күчә («Печән базары, яхуд Яңа Кисебаш», Г. Тукай).

Шулай ук кара: «Кисекбаш китабы».

Әдәбият

Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т. 1.

Татар халык иҗаты: дастаннар. Казан, 1984.

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Идегәй: татар халык эпосы. Казан, 1988.

Автор – Ф.И. Урманчеев