Оешуы

1945 елның августында СССР ФАнең Казан филиалы составында оештырыла (1963 елдан СССР ФА, 1973 елдан СССР ФА Казан филиалы, 1990 елдан СССР ФА КГҮ, 1991 елдан РФА КГҮ составында), 1984 елдан Е.К.Завойский исемендә. Институтның беренче директоры итеп СССР ФАнең мөхбир әгъзасы Н.Г.Чеботарёв билгеләнә.

Башта институт СССР ФА Казан филиалы бинасында (Лобачевский урамы) урнаша, 1971 елдан институтның төп өлеше аерым бинага (Себер тракты урамы) урнаштырыла.

Институт составында 4 сектор —  математика (сектор мөдире Н.Г.Чеботарёв), астрономия һәм геофизика (А.Д.Дубяго), физика (Е.К.Завойский), механика (Х.М.Мөштәри) секторлары оештырыла. 1951 елда астрономия һәм геофизика секторы ябыла.

КФТИдагы физика тикшеренүләренең уңышлы үсешенә Казан университетында Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы (ЭПР) күренешенең ачылуы (1944) зур этәргеч бирә. Галим 1947 елның көзенә кадәр КФТИның физика секторы белән җитәкчелек итә, эшчәнлекнең төп юнәлеше сыйфатында куе тирәлекләрне радиоспек­троскопия алымнары белән өйрәнүне билгели.

Фәнни юнәлешләре

Радиоспектроскопия өлкәсендә КФТИ галимнәре тарафыннан ирекле радикалларда ЭПР күренеше ачыла (Б.М.Козырев, С.Г.Салихов, 1947), ЭПР спектрларында үтә нечкә тәэсир итешүләр барлыгы ачыклана (С.А.Альтшулер, Б.М.Козырев, С.Г.Салихов, 1948), 57Fe изотобы төшенең спины билгеләнә (Б.М.Козырев, Н.С.Гарифьянов, М.М.Зарипов, 1957).

1960 еллар башында, институт хезмәткәрләре У.Х.Копвиллем һәм В.Р.Нагибаров яктылык кайтавазы күренешен фаразлаганнан соң, КФТИда оптик когерент күренешләр һәм квант акустикасы өлкәсендә тикшеренүләр уңышлы җәелдерелә. 1970 елда А.Р.Кессель һәм И.А.Сафин полярлашкан кайтаваз күренешен ачалар. Башка казанышлар арасында — күпканаллы фотон кайтавазы сигналларын алу һәм антиферромагнетикларда гаять көчле магнитик акустика эффектын ачу һәм теоретик тасвирлау.

Фәнни-тикшеренү институтының мөһим юнәлеше булып ярымүткәргечләрнең ионлы һәм лазерлы модификацияләренә таянып, микроэлектрониканың физик нигезләрен эшләү тора. И.Б.Хәйбуллин, Е.И.Штырков, М.М.Зарипов, М.Ф.Галәветдинов һәм Р.М.Баязитов тарафыннан тәртибе үзгәргән ярымүткәргечләрнең импульслы рекристаллашуы күренеше ачыла (1973), бу күренеш лазер нурында чыныктыру буларак танылу ала. Ярымүткәргечләр өслегендә яңа фазаларның субмикронлы элпәләрен ион нурланышлы синтезлау алымнары үстерелә, ярымүткәргечләрдә электрик актив катнашмалар иң югары концентрациядә булган катламнар ясауның яңа ион импульслы алымнары, шулай ук адгезияне ионлы-индукцияле күтәрүнең һәм оптик материаллар модификацияләүнең яңа юллары эшләнә.

1950 еллардан башлап күзәнәкле тирәлектә сыеклыкларны фильтрлау теориясе матем. секторының фәнни юнәлешенә әверелә. Басым куучы һәм нефть чыгаручы скважиналар эшләгән вакытта нефть бирүчән контурны билгеләүнең аналитик һәм санлы алымнары эшләнә.

Механика өлкәсендә сүрүләрнең нәсызыкча теориясе буенча фәнни юнәлеш билгеләнә (Х.М.Мөштәри). Эластик һәм эластик-пластик сүрүләр деформациясен тикшерүнең югары нәтиҗәле санлы һәм вариатив алымнары эшләнә, мондый сүрүләрнең тотрыклылыгы буенча күп кенә мәсьәләләр хәл ителә. 1970 елларда аэрогидроэластиклык буенча фәнни юнәлеш формалаша (М.А.Илһамов). Конструкцияләрдәге юка стеналы элементларның сыеклык, газ, эластик тутыргыч белән үзара тәэсиренең нәсызыкча теориясе үстерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре нефть чыгару сәнәгатендә, авиация, ракета һәм суднолар төзелешендә, химия сәнәгате машиналары төзүдә, каты ягулыклы двигательләр, торба үткәргеч һәм парашют системаларын проектлаштыруда кулланыла.

Структурасы

Эшләү дәверендә институтның структурасы шактый үзгәрешләр кичерә. Төрле чорларда аның составына төрдәш тематикалы лабораторияләрне берләштергән фәнни лабораторияләр һәм бүлекләр керә. 1989 елда җылылык энергетикасы бүлеге төзелә (җитәкчесе В.Е.Алемасов), 1991 елда аның нигезендә СССР ФА КГҮнең институт хокукындагы Энергетика бүлеге оештырыла, ә КФТИның фильтрлаштыру процессларын математик модельләү, тоташ тирәлекләр механикасы, сүрүләр механикасы бүлекләре һәм технологик процессларны модельләү лабораториясе нигезендә СССР ФА КГҮнең Механика һәм машиналар төзелеше институты төзелә (1991).

КФТИда 3 бүлек: молекуляр фотохимия, физика һәм өслекләр химиясе лабораторияләре кергән химик физика бүлеге; материалларга радиацион тәэсирләр бүлеге — аңа радиацион физика, интенсив радиацион тәэсирләр, радиацион химия һәм радиобиология лабораторияләре керә; медицина физикасы бүлеге — аңа медицина физикасы алымнары, биофизика лабораторияләре керә. Лабораторияләр: магнитик акустика, диэлектриклар радиоспектроскопиясе, молекуляр радиоспектроскопия, нәсызыкча оптика, перспектив материаллар физикасы, физик-механик процессларны һәм системаларны модельләштерү.

1946 елда — китапханә, 1955 елда — математика секторы каршында хисаплау бюросы, 1960 елда — газ сыеклагычларын карап тоту төркеме, 1962 елда эксперименталь остаханә, 1970 елда — монокристаллар үстерү төркеме, 1997 елда телекоммуникацион технологияләр бүлеге оештырыла.

Матдәнең куерган халәтен өйрәнү өчен радиоспектроскопия алымнарын куллану тикшеренүләрнең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. КФТИда магнит резонансының заманча алымнарын кулланып табылган иң әһәмиятле ачышлар арасында — дөньяда беренче булып магнитлы сыек кристаллар синтезлау һәм тикшерү, үтә үткәргечләрдә электрон спин резонансын һәм үткәрүчәнлек электроннарында спин кайтавазын күзәтү. Гадәти һәм югары температуралы үтә үткәрүчәнлек өлкәсендәге казанышлар, шул исәптән YBa2Cu3O7 нигезендә югары температуралы үтә үткәргечләрнең гетерогенлыгын ачыклау, критик халәтне тикшерү өчен хәрәкәтчән спин зонды алымын кулланылышка кертү, критик темп-ра белән халәтләр тыгызлыгының универсаль бәйләнешен билгеләү, күп катламлы үтә үткәргеч-ферромагнетик гетероструктураларын тикшерү дөньякүләм танылу ала. 1998 елдан башлап институтта химик һәм фотохимик процессларда магнит һәм спин эффектларын теоретик яктан тикшерүләр үсеш ала. К.М.Салихов реакцион фотосинтетик үзәк ЭПРының вакытка бәйле спектрларының аномаль үзлекләрен теоретик яктан фаразлый (квантлар тибеше, «псевдокайтаваз», спин кайтавазы сигналлары фазасының аномальлеге).

КФТИда тикшеренүләрнең яңа юнәлешләре уңышлы үсеш алган: ЭПРны оптик детекторлау, югары ешлыклы ЭПР-спектроскопия, тиз узучан процессларны тикшерергә мөмкинлек бирә торган вакытка бәйле ЭПР алымнар, ТМР- һәм ЭПР-томография, тиз узучан процессларны өйрәнү өчен фемтосекундлы лазер спектроскопиясе; каты җисемнәрнең өслекләрен тикшерү өчен сканирлаучы (төшереп алучы) туннельле, атом-көч һәм магнит микроскопиясе; конструкцияләрдәге көч куелу системаларын ныклыкка сынауны һәм нефть катламнарын фильтрлау динамикасын компьютерда модельләштерү алымнары, яңа физик принципларга нигезләнгән яңа буын мед. приборларын эшләү. Магнит резонансы методлары буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен, КФТИ каршында институтның лабораторияләре базасында Радиоспектроскопия үзәге оештырылган (1992).

Институтта эшләнгән гамәли эшләр арасында магнит резонанслы ТМР-0.02-КФТИ һәм ТМР-0.06-КФТИ томографлары бар; алар ТРның үзәк район хастаханәләрен һәм эре диагностик үзәкләрен чагыштырмача арзанлы диагностика аппаратлары белән тәэмин итә ала.

Танылуы

Институт РФАнең фәнни оешмалары, Казан, Мәскәү, Новосибирск университетлары, тармак институтлары, ГФР, Италия, Польша, Швейцария һ.б. илләрнең фәнни оешмалары белән тыгыз фәнни бәйләнештә тора. 1994 тә Казанда ЭПР ачылуның 50 еллыгына багышланган халык­ара 27 нче «Аmpere» конгрессы үткәрелү — Казан галимнәренең магнит резонансы өлкәсендәге казанышларының киң танылуына ачык дәлил. Конгресс эшендә БДБ һәм ерак чит илләрнең 500 ләп галиме катнаша. 1969–1990 да КФТИ «Сүрүләр теориясе һәм тоташ тирәлекләр механикасы буенча семинар эшләре» («Труды семинара по истории оболочек и механике сплошных сред») басмасын чыгарып килә.

1990 елда «Springer Wien New York» нәшрияты белән берлектә институт, магнит резонансының физикада, химия, биология, медицинада һ.б. кулланылышына багышлап, халыкара фәнни «Applied magnetic resonance» ж-лын нәшер итә.

2001 елдан башлап, институт «Казанский физико-технический институт имени Е.К.Завойского» дигән еллык басмасын чыгара.

КФТИ тәкъдиме белән Завойский Е.К. исемендәге халыкара бүләк булдырылган, ул, 1991 елдан башлап, ел саен магнит резонансы өлкәсендәге тикшеренүләре өчен әйдәп баручы чит ил һәм Россия галимнәренә тапшырыла.

Институтта төрле елларда эшләп, КФТИда физик тикшеренүләрне үстерүгә зур өлеш керткән атаклы галимнәр: С.А.Альтшулер, Р.З.Бариев, Б.М.Козырев, Н.С.Гарифьянов, У.Х.Копвиллем, В.Р.Нагибаров, А.И.Ривкинд, И.А.Сафин, Э.Х.Харахашьян.

Институтның директорлары: Н.Г.Чеботарев (1945–1946), Х.М.Мөштәри (1946–1972), М.М.Зарипов (1972–1988), К.М.Салихов (1988–2015), А.А.Калачев (2015 елдан).

Автор – В.Ф.Тарасов