Гомер еллары: ? — 1364/1365 еллар тирәсе.

Эрзен хан улы.

Тәхеткә атасы вафатыннан соң һәм бертуганы Мөбарәк хаҗи хан куылгач утыра.

Хакимиятне ныгыту сәясәте алып бара. Ак Урда ханнары хакимияте көчсезләнүеннән файдаланып, үз олысының мөстәкыйльлеген ныгыта. Сарай әл-Җәдидтәге үзәк хакимияткә актив булыша. Аның ярдәмендә Хызыр, Тимер Хуҗа, Урда Мәлик, Мөрид, Газиз Шәех Алтын Урда тәхетенә утыралар.

Әдәбият         

 Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов