Биографиясе

1603 ел, Үргәнеч – 1664 ел, шунда ук.

Арал диңгезе төбәгендәге үзбәкләр белән үзара сугыш-бәрелешләрдән соң хан дип игълан ителә. Озак еллар дәвамында күрше төрекмән, калмык кабиләләренә һәм Бохара ханлыгына каршы мөстәкыйльлек өчен сугышлар алып бара.

1663 елда тәхеткә улы Ануш Мөхәммәдне утырта.

Иҗаты

2 тарихи хезмәт авторы: «Угызлар шәҗәрәсе» («Шәҗәрә-и гузия», 1659–1661) һәм «Төркиләр шәҗәрәсе» («Шәҗәрә-и төрк», 1663–1664).

Бу хезмәтләрдә Евразия кыйтгасында XIII–XVII йөзләрдә яшәгән төрки халыкларның тарихы, кайбер кабиләләрнең килеп чыгышы, риваятьләре, яшәү урыны тасвирлана.

Хезмәтләре

Родословная туркмен / пер. А.Г.Туманского. Асхабад, 1897.

Родословное древо тюрков / пер. и предисл. Г.С.Саблукова // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1905–1906. Т.21, вып. 5–6.

Әдәбият

Кононов А.Н. «Родословная туркмен». Сочинение Абу-л-Гази, хана хивинского. М.–Л., 1958.