Биографиясе

Гомер еллары: IX йөз ахыры – X йөзнең беренче яртысы.

Ибне Фазлан мәгълүматларына караганда, Габдулла бине Башту – сәяси сәбәпләр аркасында Хәзәр каганлыгыннан качарга мәҗбүр булган мөселман.

921 елда ул Бохарага һәм Багдадка Алмыш илтәбәр илчелеген җитәкли. Шул елның язында Габдулла бине Башту Багдад хәлифәсе әл-Моктадир сараена Алмыш илтәбәрнең хатларын китереп җиткерә. Хатларның берсе хәлифәнең үзенә, икенчесе сарайны саклаучылар башлыгы Нәзир әл-Хәрамигә юлланган була. Вәзир Хәмид ибне әл-Аббаска язылган өченче хат та булгандыр дигән фараз бар.

Габдулла бине Башту хәлифә тарафыннан кабул ителә. Алмышның хәлифәдән «дингә күндерерлек кеше җибәрүен», Болгарда мәчетләр төзергә һәм ислам кануннарын урнаштырырга булышуын, хәлифә исеменнән хөтбә укырга рөхсәт бирүен, үзенә дошман хакимнәр һөҗүменнән саклану өчен кальга төзергә ярдәм итүен үтенгән хатын тапшыра.

Габдулла бине Баштуның эше уңышлы тәмамлана – 922 елда Идел буе Болгарында болгар дәүләтчелеге һәм рухи мәдәнияте тарихында мөһим роль уйнаган әл-Моктадир илчелеге булып китә (кара: Болгарга әл-Моктадир илчелеге, 921–923).

Әдәбият

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921–922 гг. Харьков, 1956.