Биографиясе

1922 елның 20 мае, Зөя кантоны Татар Мәмәтхуҗасы авылы – 1956 ел, Казан.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 15 нче укчы полк батальоны комсоргы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 елның 3-5 ноябрендә Киевны азат итү сугышында батырлык күрсәтә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.