Төп нөсхәсе сакланмаган. Хәзерге вакытта башлыча XVI йөз ахыры — XVII йөзнең 1нче утызъеллыгына караган 300 дән артык күчермәсе мәгълүм. Казан университетының Фәнни китапханәсендә XVI –XIX йөзләргә нисбәтле 7 күчермәсе саклана.

«Казанский летописец»ның язылу вакыты — 1554–1555 (Г.Н.Моисеева) яки 1564–1566 еллар (Г.З.Кунцевич). Авторның Казанда әсирлектә яшәве, мөселманлыкка күчүе, Казан ханлыгы тормышының соңгы 20 елындагы (1532–1552) вакыйгаларның турыдан-туры шаһиты һәм укымышлы кеше булуы, рухани һәм дөньяви әдәбиятны белүе текстта чагылыш таба. Тарихчы В.Н.Татищев «Казанский летописец»ның авторы рухани Иоанн Глазатый булган, дип фаразлый.

Кыйссаның нигезен Казан һәм Казан ханлыгының барлыкка килү чорларыннан башлап, аларның 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына кадәрге тарихы тәшкил итә. «Казанский летописец»ка Казан татарларының көнкүреше турындагы мәгълүматлар, риваятьләр һәм легендалар (Казанның нигезләнүе турында һ.б.) кергән. «Казанский летописец»ның төп идеяләренең берсе — Казанның яулануын аклау. Бу максат белән автор хикәяләүгә уйдырма эпизодлар кертә, тарихи вакыйгаларны тенденциоз рәвештә тасвирлый, Казан ханлыгы һәм казанлылар турында тискәре фикерләр әйтә. Аның тарафыннан Казанның буйсындырылуы Ходай җәзасы һәм гамәле тормышка ашу буларак күрсәтелә.

«Казанский летописец»ның чыганаклары — Никон елъязмасы, 1479 елгы Мәскәү бөек кенәз елъязмалары тупланмасы (Мәскәү елъязмачылыгы), шулай ук Новгород елъязмалары, Воскресение елъязмасы, 1517 елгы редакциядәге Рус Хронографы, «Патша һәм бөек кенәз Иван Васильевич патшалык итә башлаган чор елъязмачысы» («Летописец начала царства царя и великого князя Ивана Васильевича»), разряд китаплары, илчелек хатлары, җирле эшләр турындагы документлар, шәҗәрә китаплары, «Дәрәҗәләр китабы» («Степенная книга»), Иван IV нең 1551 елгы Стоглав соборындагы нотыгы, Иван IV нең Курбскийга хаты, сугышчылар хикәятләре, аерым затларның тормышы турындагы язмалар, Нестор-Искәндәрнең «Царьград турындагы хикәят»е («Повесть о Царьграде»), «Рус җиренең һәлакәте хакында сүз» («Слово о погибели Русской земли»), «Мамай явы турында хикәят» («Сказание о Мамаевом побоище»). «Казанский летописец» авторы шулай ук үзенең шәхси күзәтүләренә һәм татарлар сөйләгәннәргә дә таянган.

«Казанский летописец» күчермәләреннән XVIII–XIX йөзләрдә тарихчылар А.И.Лызлов, В.Н.Татищев, М.М.Щербатов, Н.М.Карамзин, Н.С.Арцыбашев файдаланганнар. Академик Г.Ф.Миллер Себергә экспедиция белән барганда (1733–1743) Казанда «Казанский летописец»ның иң тулы нөсхәләренең берсен күчереп ала һәм үз күчермәсен «Борынгы һәм урта заманнар Казан тарихы тәҗрибәсе» («Опыт Казанской истории древних и средних времян», СПб., 1767) китабын язу өчен П.И.Рычковка бирә.

Ядкәр беренче тапкыр XVIII йөздә басылып чыга («Ике борынгы күчермә буенча XVI йөздә яшәгән билгесез язучының Казан патшалыгы турындагы тарихы» — «История о Казанском царстве неизвестного сочинителя XVI столетия по двум старинным спискам», СПб., 1791). Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы Ф.Т.Васильев кулындагы күчермә аның акчасына Казанда факсимиль басма «Казан патшалыгы барлыкка килү турында хикәят» («Сказание о зачатии царства Казанского», 1902, проф. Н.Ф.Катанов кереш сүзе) буларак нәшер ителә. «Казанский летописец» текстының беренче фәнни басмасы (152 күчермә файдаланыла) Санкт-Петербург университеты магистры Г.З.Кунцевич тарафыннан әзерләнә һәм «Рус елъязмалары җыелмасы» («Полное собрание русских летописей», СПб., 1903, т.19) составында дөнья күрә. «Казанский летописец» хәзерге рус теленә күчерелгән («Казан патшалыгы турында хикәят» — «Сказание о царстве Казанском», М., 1959). «Казанский летописец»ның күчермәләре филологлар һәм тарихчылар Г.Н.Моисеева, Т.Ф.Волкова, Л.А.Дубровина һ.б. тикшеренүчеләр тарафыннан өйрәнелә. Соңгы тапкыр 2000 елда Мәскәүдә басылып чыга.

Чыганаклар

Казанская история. М.–Л., 1954;

Казанская история // Памятники литературы Древней Руси. Сер. XVI в. М., 1985. Вып. 7;

История о Казанском царстве (Казанский летописец). М., 2000.

Әдәбият

Кунцевич Г.З. История о Казанском царстве, или Казанский летописец: Опыт ист.-лит. исслед. СПб., 1905;

Моисеева Г.Н. Автор «Казанской истории» // Тр. Отд-ния древнерус. лит. М.–Л., 1953. Т. 9;

Кокорина С.И. К вопросу о составе и плане «Казанской истории» // Тр. Отд-ния древнерус. лит. М.–Л., 1953. Т. 12;

Волкова Т.Ф. Казанская история // Словарь книжников и книжности Древней Руси. Л., 1988. Вып. 2, ч. 1;

Дубровина Л.А. История о Казанском царстве (Казанские летописи): Списки и классификация текстов. Киев, 1989.

Авторлар – И.Л.Измайлов, И.А.Новицкая