Эчтәлек

Казан шәһәренең хәзерге Ульяновлар, Достоевский, Вишневский, Волков, Калинин урамнары тирәлегендә.

Бистә XIV–XVI йөзләрдә барлыкка килә. Биредә әрмән сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре яшәгән.

XVIII йөз башында Кирпеч сугучылар бистәсенә кушыла.

Бистәнең үз каберлеге була. XIX йөз ахырында элекке Әрмән бистәсендә (хәзерге Калинин урамының көнбатыш өлешендә) XIV–XVI йөзләргә караган әрмәнчә язулы 4 кабер ташы табыла.

Әдәбият

Высоцкий Н.Ф. Следы древнего армянского кладбища в Казани // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1900. Т. 6, вып. 1.

История Казани. Казань, 1988. Кн. 1.