- РУС
- ТАТ
йогышлы авыру, герпес вируслары (ДНКлары булган Herpesviridaе семьялыгы) китереп чыгара
Тиредә, авыз, борын, җенси органнарның лайлалы тышчаларында куыксыман шешләр булу белән характерлы авыру.
Авыруга кычыту, авыртулар, температура күтәрелү хас.
Герпес вирусы немец галимнәре В.Грютер (1912 ел) һәм А.Левенштейн (1919 ел) тарафыннан ачыла һәм өйрәнелә.
Авыруның 80 нән артык төре бар, 8 төре, шул исәптән гади герпес вируслары (җенес органнарында һәм алардан тыш герпес вирусы) кешене зарарлый.
Вирус һава-су, җенси юл, көнкүрештә аралашу вакытында, трансфузион, шулай ук трансплацентар (кан алмаштыру) юл белән күчә.
Бер кеше берьюлы авыруның берничә төре белән зарарлана ала.
Организмга бер тапкыр кергәч, вирус нерв төеннәренә урнаша һәм гомерлеккә шунда кала (вирус йөртүчелек), бавыр, бөерләр, ашказаны асты бизе, ашказаны-эчәк юлларын, баш миен (шизофрения авыруына сәбәпче), җенес органнарын зарарлый; ирләрдә еш кына простатит авыруын китереп чыгара.
Герпес инфекциясенең яңадан кабатлану куркынычы бар, авырудан соң иммунитет эшләми. Иммунопрофилактика эшләнмәгән.
1990 елдан Татарстан Республикасында герпес вирусы саны арту күзәтелә, бигрәк тә, куркыныч формалары арта.
1970 еллардан Татарстан Республикасы галимнәре авыруны актив өйрәнәләр: авыруны «ацикловир» герпес-зостер препараты белән дәвалау ысулы эшләнә; көчле авыруларны электрон ысуллар белән дәвалау гамәлгә кертелә.
Коломиец А.Г., Малевич Ю.К., Коломиец Н.Д. Многолетний герпес. Минск, 1988;
Исаков В.И., Борисова В.В., Исаков Д.В. Герпес, патогенез, лабораторная диагностика: Руководство. СПб., 1999;
Покровский В.В., Ермак Т.Н. ВИЧ-инфекция, клиника, лечение, диагностика. М., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.