ТР Милли китапханәсенең балта рәшәткәләре (Ушкованың элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Казан

Барлыкка килүе

Эшләнмәләр кою һәм чүкү ысулы белән башкарыла. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге Казан губернасы Чабакса авылында оеша, алга таба якын-тирәдәге Самосырово, Әки, Вознесенское, Константиновка, Олы Дербышки, Биектау, Киндерле, Пановка авылларына да тарала. 1812 елгы Ватан сугышына кадәр барлыкка килә, нигезләнүе шушы төбәк кешесе Ф.Никитин тарафыннан беренче тимерчелек ачылу белән бәйле.

Башта авыл осталары экипаж көпчәкләрен металлдан кыршаулау белән шөгыльләнә, соңрак эшләнмә төренә карап хезмәт бүленеше барлыкка килә — экипажчылар, караватчылар, рәшәткәчеләр; нәфис чүкү белән шөгыльләнүче вак һөнәрчеләр төркемнәре аерылып чыга.

ТР язучылар берлеге бинасы янындагы декоратив рәшәткә (М.Оконишниковның элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Казан

Чәчәк ату чоры

Чабакса тимерчелек кәсепчелегенең чәчәк ату чоры XIX йөзнең икенче яртысы — XX йөз башына туры килә. 1842 елгы янгыннан соң бина фасадларын, бакча-парк коймаларын, капкаларны һ.б. металл детальләр (балкон рәшәткәләре, ишек өсте, шпильләр) белән бизәү тарала. XIX йөз ахырында Чабаксада тимерчелек-слесарьлык эше киң колач ала: 75 тимерчелек исәпләнә, шуларның 11 ндә рәшәткәләр һәм караватлар җитештерелә.

Чабакса тимерчелек кәсепчелегендә Агафоновлар, Масловлар, Микешиннар, Новожиловлар, Симоновлар, Сосковлар, Фёдоровлар һ.б. тимерче нәселләренең эре гаилә төркемнәре барлыкка килә. В.П., А.В., В.С.Гребенщиковлар, Т.Н., И.Н. Филипповлар, С.Е.Михайлов, Ф.Е.Фёдоров койма һәм капкаларны чүкү һәм калыплап кою ысулларын кулланып ясау белән шөгыльләнә.

1890 елда Казанда уздырылган фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә архитектура эшләнмәләре чүкеп ясауның яхшы осталары итеп бертуган Гребенщиковлар таныла (Зур көмеш медаль белән бүләкләнәләр).

Архитектура эшләнмәләрен чүкеп ясау шәхси һәм дәүләт заказлары буенча башкарыла. Тимерчеләр үз эскизлары, архитекторлар сызымнары буенча һәм Казан сәнгать мәктәбе белән элемтәдә эшлиләр. Соңрак авылда Чабакса һөнәр-сәнгать остаханәсе оештырыла һәм ул һөнәри осталыкны, сәнгати формаларны камилләштерүгә (бизәкләр стильләштерелә, геом. орнамент мотивлары өлеше арттырыла) зур өлеш кертә. Халык традицияләре үсешендә дәвамлылык төп үзенчәлеге авыл өйләренең тәрәзә капкачларына, тәрәзә йөзлекләренә һәм ишекләренә хас агачка уеп бизәк төшерү (ромашкалар, үсемлек сабаклары, колмак үрентеләре, әтәч, балык, кояш сурәте һ.б.), үсемлек орнаменты, тоташ келәмсыман рәсемнәрдән торган һ.б. бер-берсенә беркетелгән, калыплап коелган детальләрдән гыйбарәт булган аерым стиль тууга китерә.

Ваза аскуймасы. ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Татарстан Республикасы Милли музее

Үрнәкләре

Чабакса тимерчелек кәсепчелегенең архитектурада чүкеп башкарылган үрнәкләре — Казан университетының төп бинасындагы рәшәткәләр, капка, ян-як баскыч култыксалары, сәүдәгәр Оконишников йортының (хәзерге ТР Язучылар берлеге бинасы; бертуган Гребенщиковлар эше) тышкы коймасы, капкасы, баскыч өслеге, веранда һәм балкон рәшәткәсе, Ушкова йортының (хәзер ТР Милли китапханәсе бинасы) балкон рәшәткәләре, элекке Казан хәрби округы башкомандующие йортының (хәзер ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы), Кекин йортының, «Казан» кунакханәсенең, Дәүләт банкы бинасының (Ф.Е.Фёдоров эше, 2 нче каттагы култыксалар А.П.Волков җитәкчелегендә Чабакса һөнәр-сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан башкарылган) капкалары, коймалары, баскыч гөмбәзләре һәм аркалары, шулай ук Сембер шәһәрендәге (хәзерге Ульяновск шәһәре) Александр бакчасындагы рәшәткәләр һ.б.

ТР Милли китапханәсенең балта рәшәткәләре (Ушкованың элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Казан

Танылган тимерчеләр

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында нәфис чүкеп ясалган бизәкле архитектура детальләренә сорау кими. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге төрле экипажлар эшләүгә күчә, XX йөз башында аларны җитештерү күләме елга 5 меңгә җитә (нигездә тимер һәм корыч детальләрдән эшләнгән тарантаслар). 1913 елда Казанда уздырылган сәнәгать күргәзмәсендә Чабаксада ясалган фаэтоннар һәм тарантаслар күрсәтелә. Гражданнар сугышы алдыннан Чабаксада 120 тимерчелек була, анда 400 гә якын кеше, шул исәптән ялланып эшләүчеләр, башлыча тарантаслар, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары эшләү белән шөгыльләнә.

Ул чорда аеруча танылган тимерчеләр В.С.Гребенщиков, П.З.Сосков, П.И.Симонов, П.И.Задовский, П.Д.Афонин, С.Д.Гогулин, А.С.Новожилов була.

Тимерчелек эше белән хатын-кызлар да, аерым алганда, Г.Максимова (сиртмәле пролёткалар ясый), Д.Симагина, Ю.Суханова, А.Тутуркина (чүкеччеләр) шөгыльләнә.

1923 елда Мәскәүдә 1 нче Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Чабакса осталары ясаган экипажлар дипломнар белән бүләкләнүгә дә кармастан, Чабакса тимерчелек кәсепчелеге акрынлап сүнә.

1925 елда Чабакса тимерчелек кәсепчелеге остаханәләре нигезендә «Прогресс» вак һөнәрчелек артеле оештырыла. 1920 еллар ахырында осталар тулысынча олаулар ясауга күчә һәм 1956 елда артель олаулар ясау заводы итеп үзгәртелә (чаналар һәм арбалар җитештерелә), 1968 елдан — агач эшкәртү комбинаты.

ТР язучылар берлеге бинасы янындагы декоратив рәшәткә (М.Оконишниковның элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Казан

Хәзерге торышы

ХХ йөзнең уртасында һәм икенче яртысында Казан архитекторлары Ә.Һ.Бикчәнтәев, М.К. Игъламов, И.Г.Гайнетдинов, рәссам И.Башмаков һ.б. тарафыннан Чабакса тимерчелек кәсепчелеге һәм архитектура чүкеп ясау традицияләрен торгызырга омтылыш ясала.

Рәшәткә эчендәге декоратив деталь. ХХ гасыр башы

Металл. Чүкү. Татарстан Республикасы Милли музее

Әдәбият

Тәхау К. Гасырлар кичкән сәнгать. К., 2008; 

Кустарные промыслы в Казанской губернии. К., 1897; 

Мелкая промышленность Казанской губернии. К., 1911; 

Перцев В. Очерк статистики и экономики Казанской губернии. К., 1919; 

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957; 

Глухов М. Не молот железо куёт. К., 1969;

Халитов Н. Металлическое кружево Казани. К., 1988.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова