Эчтәлек

Төп халкы болгарлар һәм славяннар. Азак төбәгендәге Бөек Болгар дәүләтеннән Аспарух хан җитәкчелегендә күчеп килгән болгарлар тарафыннан оештырыла.

VIII йөз башларында Беренче болгар патшалыгы биләмәсе Дунай елгасы буеннан Иске Планина тауларына чаклы һәм Кара диңгез буе Искыр елгасына кадәр була. Башкаласы баштарак – Плиска, 893 елдан – Преслав шәһәре.

Халкы иген игү, терлек асрау һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Патшалык халкы болгар аристократларыннан (боил, багаин һ.б.) һәм ирекле славян игенчеләреннән торган.

VIII йөз урталарында идарәче ыруглар (Дуло, Укил, Угаин) арасында тәхет өчен барган низаг аркасында патшалык көчсезләнә. Корум хан (803–14) идарә иткәндә Беренче болгар патшалыгы кабат көчәеп, күтәрелеп китә. Корум хан көнчыгышта авар, көньякта Византия көчләрен җиңүгә ирешә, Константинопольне камауда тота (811–14). Варисы Омуртаг хан (814–31) аның уңышлы башлангычын дәвам итә, Паннонияне һәм Македониянең бер өлешен яулап ала.

Чукынганда Борис I патша исемен алган хан дәверендә – 865 елда – Беренче болгар патшалыгында дәүләт дине буларак христиан дине кабул ителә. Патшалыкның иң куәтле чоры Симеон патша идарә иткән елларга туры килә (894–927); ул үзенә «болгарлар белән греклар патшасы» титулын ала. Византиянең даими басымы һәм күрше венгрларның һаман борчып, тынгысызлап торуы, җирле феодалларның үзара көрәш-бәрелешләре X йөз урталарына куәтле Беренче болгар патшалыгының какшавына китерә. 967–71 елларда аны яулау өчен Византия императоры Иоан Цимисхий белән Киев кенәзе Святослав арасында көрәш башлана, патшалыкка һөҗүм итүләр ешая. Самуил патша идарә иткән елларда гына беркадәр тотрыклылыкка ирешелә (976–1014).

1018 елда Византия патшалыкны үзенә буйсындыра.

Әдәбият  

Раннефеодальные государства на Балканах VI-XII вв. М., 1985;

История на България. Първа Българска държава. София, 1981;

Петров П. Образование на Българската държава. София, 1981.

АвторИ.Л.Измайлов