- РУС
- ТАТ
нәкышьче, график, шагыйрә
В.В. Хлебникова-Митурич. Автопортрет. 1900 ел
Әстерхан шәһәрендәге В.Хлебников музей-йорты
1891 елның 20 марты, Әстерхан губернасы, Кече Дербент олысы Зимняя Ставка авылы — 1941 ел, Мәскәү.
Шагыйрь Велимир Хлебниковның сеңлесе, рәссам П. Митуричның хатыны.
Казанда Мария кыз балалар гимназиясендә укый (1899–1905).
Рәсем дәресләрен башлап П.П.Беньковтан һәм Л.М.Чернов-Плесскодан ала. Укуын Казан сынлы сәнгать училищесендә дәвам иттерә (1905–1908). «Карчык башы», «Натрущик башы», «Велимир мордва бүрегеннән» (барысы да — 1910 елга кадәр, иҗатының Казан чоры). Соңыннан Италиядә, Франциядә яши һәм эшли, К.ван Донгеннан дәресләр ала.
1916 елда Россиягә кайта. Хлебникова-Митуричның иҗаты — илебез сәнгате тарихында якты сәхифә. В.Хлебниковның фәлсәфи карашлары белән күп очракта тәңгәл килгән, нәкышь һәм графикадан тыш шигырьләрдә, эпистоляр мираста үсеш алган гаҗәеп әдәби талантка ия.
Картиналары Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда, П.М. Догадин исемендәге Әстерхан картиналар галереясында, Әстерхан шәһәрендә В.Хлебников музей-йортында саклана.
В.В. Хлебникова-Митурич. «Су анасы». 1920-нче еллар
«Урман сагышы» поэмасына иллюстрация. Кәгазь. Акварель
«Что нужно душе...»: Стихи. Проза. Письма. М., 2000.
Хлебникова Вера Владимировна. 1891–1941: Живопись, графика из музеев СССР и собрания М.П. Митурича: Каталог выставки. М., 1977;
Ключевская Е.П. Казанская художественная школа. 1895–1917. СПб., 2009.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.