- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Тиргәвеш елгасы бассейнында, Чаллы шәһәреннән 32 км көнчыгыштарак урнашкан
1745 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү тарала.
1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында актив катнаша.
1809 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була, 1821 елда аның каршында мәктәп ачыла.
1870 елгы мәгълүматларга караганда, 5 тегермән исәпләнә. XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциячсе урнаша, 3 мәчет, 4 мәктәп, 3 су тегермәне һәм 2 җил тегермәне, 8 ярма яргыч, 6 икмәк киптергеч, 2 тимерчелек, үзәк икмәк сату-саклау кибете, 4 бакалея һәм мануфактура кибетләре, дүшәмбеләрдә базар, ел саен 7 июньнән ярминкә уздырыла.
Авыл җәмәгатенең имана җире 4951,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.
Хәзер – Күзкәй авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Ярыш» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Шәйхетдинов). 1952 елда аңа Иске Байлар, Яңа Байлар авыллары кушыла (үзәк утары – Күзкәй авылы), 1955 елдан хуҗалык Маленков исемендәге колхоз дип атала, 1958 елда «Ярыш» исеме кайтарыла, 1961–1988 елларда аңа Югары Байлар авылы да керә.
1997 елдан авылда – «Ярыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 1939–1985 елларда май заводы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1978 елда яңа бина төзелә).
Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, табиблык амбулаториясе (1927 елдан, 1993 һәм 2001 елларда яңа биналар төзелә), мәчет (1978 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Әллүки» фольклор ансамбле (1986 елдан, 2001 елдан – халык ансамбле, җитәкчесе – Р.А.Асылмәрдәнова).
Авыл тирәсендә төзекләндерелгән «Илсур» чишмәсе урнашкан.
Авыл янында археология истәлекләре – Күзкәй авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Күзкәй каберлеге (XVI–XVII йөзләр) табыла.
И.М.Әхмәтгәрәева (1975 елда туган) – журналист, Татарстан Республиксының атказанган матбугат һәм мачссачыл коммуникацияләр хезмәткәре, Тукай районының «Якты юл» газетасы баш мөхәррире (2007–2020);
Ф.Ш.Сафин (1948–1992) – шагыйрь;
Р.Х.Солнцев (1939–2007) – язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Знак Почет билгесе» ордены кавалеры;
М.Т.Таҗиева (1936–2009) – зоотехник, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры.
1795 елда – 207,
1859 елда – 908,
1870 елда – 968,
1884 елда – 1483,
1897 елда – 1496,
1906 елда – 1828,
1913 елда – 2128,
1920 елда – 2108,
1926 елда – 1497,
1938 елда – 1561,
1949 елда – 1280,
1958 елда – 1280,
1970 елда – 963,
1979 елда – 1130,
1989 елда – 836,
2002 елда – 622,
2010 елда – 649,
2020 елда – 528 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.