Урнашуы

Казаннан төньяк һәм төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Алат даругасы Казансуның уң ягыннан (Болак ермагы турысында) койган бер инеш (XVII йөздә Комаровский дип атала) тамагыннан башланган була.

Алат даругасы чикләре XVII йөзгәчә төгәл билгеләнмәгән. «Писцовый кенәгәләр»дә кайбер торак пунтларны күрше Галич даругасы биләмәсенә теркәү очраклары да очрый. Алат даругасына Казансу (Нокса, Коры елга, Сула, Савинка, Шуман, Верезинка һ.б. кушылдыклары белән), Ашыт (Үртәм, Бәрәскә, Шашы, Алат, Оры, Симет, Күшәр, Мәңгәр һ.б. кушылдыклары белән), Нократ (Шушма һ.б. кушылдыклары), Мишә (һәм аның кушылдыклары) елгалары буендагы җирләр кергән.

Торак пунктлары

Үзәге – Алат авылы. Төньяк-көнбатыш белән көньяк-көнчыгышны – Вятка һәм Пермь белән Казанны тоташтыручы сәүдә-транспорт магистрале буенда урнашкан торак пункт.

Алат даругасы волость һәм сотня (йөзлек) берәмлекләренә бүленә, аңа Чыпчык, Борисоглебский, Ишлык, Ильино, Дәүләзәр, Чураз, Олы Саирә (Матвеевка), Кырлай (Кирилловка), Өнсә, Өнбе, Мишәүкә, Өбрә, Әблә, Сая, Әлдермеш, Чуаш Иле, Кошелево, Өҗем, Әйше, Битаман, Тура, Кадыш, Караваево, Күшәр, Олы Әтнә, Күәм, Бимәр (Товалево), Кушлавыч, Савиново, Көнбүлмәс, Каймар, Олы һәм Кече Сая, Дөбъяз, Чыршы, Югары һәм Түбән Ташлык, Шәпше, Түбән һәм Югары Сылабаш, Кукарск, Ларинск, Гремяцк, Занемдежск (Давыдово) һ.б. торак пунктлар кергән.

Халкы

Татар, мари, бисермән, чуашлар һәм XVI йөздән башлап руслар да яшәгән (башлыча, ясаклылар).

XVI йөзнең икенче яртысыннан анда йомышлылар катлавы ишәя – рус алпавытлары, морзалар, йомышлы татарлар һәм яңа чукындырылганнар; XVII йөздән монастырь җир биләмәләре өстәлә.

Алат даругасы халкы, башлыча, игенчелек, мал асрау, балык тоту белән шөгыльләнә. Йөк ташучылар, тире-күн эшкәртүчеләр, буяу ясаучылар, кирпеч сугучылар, агач әзерләүче һәм агач әйберләр, балчык савыт-саба ясаучылар, аракы-спирт куучылар, сәүдә белән көн күрүчеләр дә булган.

Бетерелүе

Алат даругасы бүленеше 1708 елда бетерелә, аның биләмәсе башта Казан губернасының шул исемдәге өязенә, 1719 елдан губернаның Казан провинциясенә керә; 1782 елда Казан белән Нократ наместниклыклары карамагындагы Казан, Царёвококшай, Царёвосанчур, Уржум һәм Яран өязләренә карый.

Автор – Д.Г.Мостафина