Чуалыш сәбәпләре

Казан постау мануфактурасы эшчеләренең XVIII–XIX йөз башында крепостной тәртипләргә каршы чыгышлары.

Һөнәри мәнфәгатьләрен кысу (озын эш көне, түбән хезмәт хакы, эшләп чыгару нормасын арттыру, штрафлар һ.б.) һәм 1736 елгы Фәрманнан соң эшчеләрне мануфактураларга беркетү нәтиҗәсендә хокуксыз хәлдә калдыру постаучыларда ризасызлык тудыра.

1737–1742 еллардагы чуалышлар

1737–1742 еллардагы чуалышлар тукучыларның (140 кеше) губерна канцеляриясенә мануфактура хуҗасы Афанасий Дрябловка карата шикаять белән мөрәҗәгать итүеннән башлана. Анда, постауның киңлеге 50 җепкә артуга карамастан, аларга бер аршын постау өчен 6 тиен урынына 5 тиен түләүләре турында әйтелә. Өстәвенә эшчеләрнең хезмәт хакыннан инструментлар, йон калдыклары һ.б. өчен дә тотып калалар.

Җавап итеп, Дряблов үз эшчеләрен «артык оятсызлыкта» гаепли. Хакимиятләр башлап йөрүче 10 кешене кулга алалар. Ризасызлык белдереп, эшчеләр 2 атна эшкә чыкмыйлар. Соңрак императрица Анна Иоанновнадан яклау табарга тырышалар: 1737 елның июнендә эшчеләр Я.Андреев, Г.Васильев, Ф.Ежов, Е.Петров аңа үтенеч җибәрәләр.

1738 елның мартында Коммерц-коллегия Казан губерна канцеляриясенә башлап йөрүчеләрне һәм Дряблов әйткән башка кешеләрне сөргенгә сөрергә боера. Шуннан соң башбаштаклык көчәя: постаучыларны җәзага тарталар, башка эшләрдә эшләтәләр, каторгага җибәрәләр. 1738–1740 елларда 21 кеше сөрелә, 1 кеше солдатка бирелә. Постаучылар көрәшне туктатмыйлар һәм 1740 елда Коммерц-коллегиягә яңа шикаять җибәрәләр. Постауның армиягә кирәклеген аңлаган Коммерц-коллегия ташламалар ясый. Дрябловка, үтенечләрне караганга кадәр, эшчеләргә бер аршын постау тукыган өчен 6 тиен түләргә куша. Уңышка ирешкән эшчеләр үзләренең барлык гозерләрен үтәүне таләп итәләр.

Чыгышлары 1741 елда иң югары ноктасына җитә. Алар берничә ай эшкә чыкмыйлар. 16 һәм 20 февральдә эшчеләрнең Дрябловларга һәм аның администрациясенә карата ризасызлык белдергән җыелышлары уза. 21 февральдә Постаучылар бистәсенең меңләп кешесе, губерна канцеляриясе бинасы янында җыелып, үз эшләрен тизрәк карауны таләп итә. Март аенда майор Гаринның бистәгә җибәрелгән хәрби командасы бер төркем тукучыны эшкә чыгарга мәҗбүр итә. Әмма аларны тәмам буйсындыра алмыйлар, һәм 21 мартта Дряблов Коммерц-коллегиягә, «фабрика соңгы тукталышка килеп терәлде», дип хәбәр итә.

1742 елда Сенат, Казан постаучыларының шикаятен тикшереп, Дрябловтан алар файдасына 15584 сум акча түләтү, бер аршын постау суккан өчен түләүне 6 тиенгә кадәр арттыру, сөрелгән эшчеләрне кире кайтарту турында карар кабул итә. Ләкин Дряблов Сенат карарын үтәргә ашыкмый: эшчеләргә бары тик 1375 сум гына түләнә, сөргеннән кайтканнар фабрикага эшкә алынмый. Берничә дистә эшчене Дряблов солдатка бирә, каторга эшләренә җибәрә, аңа карата булган күпләгән шикаятьләр җавапсыз кала.

1796–1806 еллардагы чуалышлар

Башбаштаклыкка каршы көрәш мануфактураны Дрябловлардан кабул итеп алган Осокиннар заманында да дәвам итә. 1796 елда постаучылар сенатор Мавринга хезмәт хакының азлыгына (иң оста эшчеләр айга — 5 сум, калганнары 90 тиен ала) зарланалар, хатыннарын һәм балаларын фабрикада эшләүдән азат итүне сорыйлар. Тикшерү өчен Сенат шикаятьне Коммерц-коллегиягә юллый.

Нәтиҗәдә мануфактура хуҗасы эшчеләргә җан башыннан түләүне үз өстенә ала һәм хезмәт хакларын бик азга гына күтәрә (барлык чыгымнар 5 мең сум тәшкил итә). Шул ук вакытта Коммерц-коллегия Казан гражданлык губернаторы Д.С.Казинскийга постаучыларның хәлен ачыклауны һәм аларның хезмәт хакы турындагы фикерләрен язып җибәрүен сорап мөрәҗәгать итә. Казинский постаучыларны хәрбиләрне йортка кертүдән, рекрутлык һәм шәһәр йөкләмәләреннән азат итү турында тәкъдим ясый. Әмма Мануфактур-коллегия гамәлдәге законнарны бозып булмый, моны эшләү мөмкин түгел, дип таба. 1799 елда постаучы Шадрин аша император Павел I гә мануфактура хуҗасы һәм идарәчесе өстеннән шикаять җибәрелә, анда «гаиләләрне эшләтеп интектерүләре», эш өчен бик аз түләүләре, каты җәзалаулары, «фабрикантлар вотчинасы өчен» фабрика эшчеләре исәбеннән рекрутлыкка бирүләре турында әйтелә. Шикаять Мануфактур-коллегия тарафыннан нигезсез дип табыла. Шуннан соңгы (1800 елның октябре) шикаятьтә, мануфактура хуҗасы хезмәт хакына өстәмә түләмәде («гәрчә ул кәгазьдә күренсә дә»), дип раслана. Постаучылар идарәче Плаксинга карата бирелгән шикаятькә губернатор Казинскийның игътибар итмәвен искәртәләр, 14 гаиләне Иркутск губернасына җибәрергә җыенуга, законсыз-нисез рекрутлыкка бирүләргә һ.б.га карата ризасызлык белдерәләр. Алар «үзләренең кемгә буйсынулары – төгәл алпавыт һәм фабрикант Осокингамы, әллә дәүләт крәстияннәре хәлендәме икәнлеге турындагы шикләнүләрен хәл итүне», хезмәт хакын арттыруны, Плаксинны «мануфактурадан алып ташлауны» сорыйлар.

1802 елның июнендә Мануфактур-коллегия, Казанга шикаятьне тикшерергә җибәрелгән комиссия нәтиҗәләренә таянып, аны «нигезсез» дип таба, киләчәктә андый «ялган» шикаятьләрдән тыелуны, «буйсынучанлык күрсәтүне» һәм әлеге таләпләр белән ризалашуны язмача раслауны таләп итә. Шулай булмаганда, 1736 елгы Фәрман нигезендә постаучыларны «ерак шәһәрләргә яисә Камчаткага эшкә җибәрү белән» яныйлар. Янауларга карамастан, 5 кенә кеше буйсынырга язма рәвештә ризалык бирә. 1803–1806 елларда Казан постаучылары даими рәвештә баш күтәрәләр, нәтиҗәдә еллык җитештерүне 80 аршынга кадәр киметүгә һәм үзләре дошман күргән 8 оста ярдәмчесен һәм 1 останы кудыртуга ирешәләр. Хәлнең начарлануы яңа шикаять тудыра, аның белән 1813 елның гыйнварында император Александр I гә постаучылар Ф.Агапов, И.Енгурин, М.Калашников, Ф.Курятников, Н.Нештин, И.Толмачёв мөрәҗәгать итәләр. Үтенеч җавапсыз кала. Посессион фабрикаларның дәүләткә постауны даими бирүенең туктатылуы чуалышларның көчәюенә китерә. Постаучылар үз хәлләренең яхшыруына һәм мануфактура хуҗаларының закон нигезендә эш итмәүләреннән котылуга өметләнәләр. Ләкин администрация эш тәртибенә контрольне көчәйтә, эшчеләрдән берсүзсез буйсыну турындагы документка кул куюны таләп итә. Постаучылар вәкилләре Ф.Курятников белән И.Хлебников администрация таләпләренә буйсынмаган өчен судка бирелә. Эшчеләр тагын, шул исәптән 1817 елда, бөек кенәз Михаил Павловичка шикаять белән мөрәҗәгать итәләр. Үз зарларын бәян итеп (аз хезмәт хакы, каты җәзалаулар һәм кыерсытулар), алар ирек алуга хаклыбыз, дип белдерәләр.

1820 елда Казан губернасында ревизия үткәргән сенаторлар С.С.Кушников белән П.Л.Сантига шикаять тапшыралар. Постаучыларның каршылыгын бастырырга тырышып, мануфактура администрациясе һәм җирле хакимият аларның башлыклары Соколов белән Ефремовны төрмәдә рәхимсез төстә кыйныйлар, башкаларын Себергә сөрәләр. Әмма эшчеләр, нык торып, үзләрен «ирекле», крепостнойлыкта яшәүләрен законсыз дип белдерәләр. Чыгыш ясарга әзерләнәләр, эштән баш тарту һәм хуҗага буйсынмау турында кул куюны оештыралар. Ләкин бу эш ачыла, аның башлап йөрүчеләре (И.Зубарев, Г.Мясников, Г.Недорезов, В.Павлов, И.Скудин һ.б.) 1825 елда камчы белән суктырыла һәм Себергә озатыла.

1830 елларда чуалышлар

Көрәшне дәвам иттереп, 1830 елларда постаучылар үзләрен «коллык изүеннән» азат итүне таләп итәләр, «ирек эзләүдән туктамаячакбыз», дип белдерәләр. 1836 елның августында аларның 1000 ләп вәкиле Казанга килгән Николай I гә шикаять тапшыру өчен Арча кырына җыела. Николай I аны карарга, әмма ул ялган булса, җәзага тартырга вәгъдә итә. 1837 елның гыйнварында постаучылар җәзага тартыла. Җәзалау өчен 2 рота солдат һәм ярты рота Урал казагы килә. Эшчеләрдән тулысынча буйсыну турында кәгазьгә кул куюны таләп итәләр, ләкин эшчеләр баш тарта. Постаучыларны берничә сәгать дәвамында рәхимсез төстә җәзалыйлар. Меңнәрчә тапкыр чыбык белән суктырылуларына карамастан, эшчеләр М.Г.Ефремов, Я.С.Добрынин, И.М.Скорняков, Н.А.Костров, В.Л.Шапкин һ.б. кул куймыйлар. Җәзалаганнан соң, эшчеләрнең кайберләрен Себергә сөрәләр, икенчеләрен солдатка бирәләр.

Казан постаучылары һәм башка губерна эшчеләренең ныклы көрәше хөкүмәтне 1840 елда посессион эшчеләр институтын бетерергә мәҗбүр итә. 1849 елда, Казанда әлеге Указ гамәлгә ашырылгач, постаучыларның иң зур күпчелеге шәһәрнең мещаннар катлавына языла, кайберләре дәүләт крәстияннәре була.

Әдәбият

Чернышёв Е. Из истории рабочего движения в России в XVIII в.: Борьба казанских суконщиков // Труды Дома татарской культуры. 1930. Т. 1.

Из истории Казанской суконной мануфактуры // История пролетариата СССР. М., 1933. Сб. 4(16).

Калинин Н.Ф. Казань. Казань, 1955.

История Казани. Казань, 1988. Книга 1.

Автор – И.Р.Вәлиуллин