Эчтәлек

Социаль-икътисади изүнең көчәюенә, милли-дини кысуларга каршы юнәлтелгән. Сенатның 1754 елның 16 мартындагы фәрманы бу хәрәкәт башланып китүгә төп сәбәпче була. Фәрман нигезендә ясак түләү бетерелә, бар халык та тозны казнадан сатып алырга тиеш була (ул түләнәсе ясак белән чагыштырганда кыйммәткәрәк төшә).

Хәрәкәтне оештыручы Батырша була, ул халыкны ризасызлык белдерергә, корал алып баш күтәрергә чакыра.

1755 елның 15 маенда башлап Нугай даругасы Бөрҗән волосте халкы күтәрелә: җир асты байлыкларын барлау-тикшерү партиясе башлыгы Брагин үтерелә, Сапсал почта станы талана, дәүләти әһәмияткә ия Исәт трактында хәрәкәт туктатыла. Халык күтәрелешен бастыру өчен хөкүмәт Бөрҗән волостена җәза отряды җибәрә; башлап йөрүчеләр кулга алына, җирле идарәчеләрдән старшина һәм сотниклар алыштырыла.

Шул елның 8–9 августларында Бөрҗән төбәге халкы яңадан баш күтәрә, яңа билгеләнгән старшина А.Ваһапов үтерелә. Озакламый аларга Тангаур, Үсәргән, Бошмас-Кыпчак һ.б. волость кешеләре дә кушыла; Сапсал һәм Баракал почта-ям станцияләре талана, Покровск заводы яндырыла, башка заводлар һәм почта-ям станнары эшчәнлеге тоткарлана. Җәлаир кальгасыннан Әбҗән-Петровск заводына җибәрелгән капитан Шпак отрядын баш күтәрүчеләр 18 августта тар-мар итә. 27 августта Уса даругасы Гәйнә волосте авыллары да Батырша хәрәкәтенә кушыла. Ләкин җирле башкорт феодал-старшиналарның каршылыгы, хәрәкәтнең абруйлы җитәкчеләре булмау сәбәпле, Уса даругасы халкы күтәрелеше ныгып китә алмый.

Нугай даругасында Батырша хәрәкәте 1756 елның яз айларына кадәр дәвам итә. Халык ризасызлыгын киметү теләге белән патша хөкүмәте баш күтәрүчеләрнең аерым таләпләрен үтәргә ниятләвен, үз ихтыярлары белән көрәштән баш тартучыларга җәза кулланылмаячагын белдерә.

Батырша хәрәкәтенә Казакъ ханлыгының чик буе өлкәләреннән ярдәм килмәсен өчен, губернатор И.И.Неплюев тарафыннан аерым чаралар күрелә. Идел буе татарлары да Батырша хәрәкәтенә кушылмасын өчен хакимият вәкилләре керәшеннәр белән бер авылда яшәгән мөселман татарларны авылларыннан күчерми торырга һәм керәшеннәр урынына мөселманнарны хәрби хезмәткә алу тәртибен туктатырга карар кылалар. Мөселманнарга кагылышлы дини мәсьәләләрне карау-тикшерү эше дә, рус руханилары кулыннан алынып, губерна канцеляриясенә тапшырыла. Архиепископ Лука (Конашевич) Казаннан башка шәһәргә күчерелә. 1756 елда мәчетләр төзүгә рөхсәт бирелә.

Әдәбият

Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976.

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI – XIX веков). Казань, 1999.

Витевский В.А. И.И.Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897, Т. 3.

Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940.

Ислаев Ф.Г. Восстание Батырши. 1755: Исторический очерк. Казань, 2005.

Автор – И.Р.Вәлиуллин