1917 елның 31 гыйнвары, хәзер Ульянов өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино авылы — 1982 елның 16 феврале, Казан.

Сәмәрканд университетын тәмамлый (1940).

Каракалпак АССРның Чимбай шәһәре педагогия училищесендә укыта.

1940 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче гаубица артиллерия полкы батареясы (Приморск армиясенең 172 нче укчы дивизиясе) командиры.

1942 елның маенда Төньяк Кавказ фронты гаскәрләре составында Севастополь шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә: Камышлы авылы янында ут позициясе алган Умеркин артиллерия батареясы 3 һөҗүмне кире кайтара. Дошман күзәтү пунктын батареядан аеруга ирешә һәм соңгысын камап ала. Дошманның күпсанлы тере көчләрен һәм техникасын юк итеп, артиллеристлар камалыштан чыгалар.

1946 елдан запаста.

1947–1981 елларда Казанның 116 нчы мәктәбендә укыта.

Бүләкләре

1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

116 нчы мәктәп Умеркин исемен йөртә, анда аның музее оештырыла, мәктәп бинасы алдында Умеркин бюсты урнаштырыла.

Геройның исеме 1941–1942 елларда Севастопольны саклаучыларга куелган һәйкәлдә чокып язылган.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин