Эчтәлек

Урманнардагы аркылы-торкылы аударылган агачлардан, урлардан, казылган озын чокырлардан, утыртма коймалардан торган.

Саклану системасында шулай ук башка табигый тоткарлыклар — елгалар, күлләр, сазлыклар, чокырлар файдаланылган.

Чик буе киртәләре территориясендә шәһәр-кирмәннәр һәм кальгалар төзегәннәр.

XVI йөзнең 3 нче чирегеннән башлап халыктан салым — засека акчалары җыелган.

XVI йөзнең 2 нче яртысында чик буе киртәләрендә 35 меңгә кадәр кеше хезмәт иткән.

XVI йөздә — XVIII йөзнең 1 нче яртысында Зур (1566 ел), Белгород (1635–1653 еллар), Сембер (1648–1654 еллар), Пенза (1675–1680 еллар), Изюм (1679–1681 еллар), Кама аръягы (кара Кама аръягы иске чик сызыгы, Кама аръягы чик сызыгы) һәм башкалар чик буе киртәләре корыла.

Әдәбият

Яковлев А.И. Засечная черта Московского государства в XVII веке. Москва, 1916.