- РУС
- ТАТ
Казан губернасында Гомуми хәрби бурыч турында 1874 ел 1 февраль указы нигезендә төзеләләр.
Югары Идел хәрби-округ идарәсенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Хәрби бурыч турында эшләр буенча идарәсенә (1900 елдан; элегрәк – Эчке эшләр министрлыгының Земство бүлегенә) буйсыналар.
Казан хәрби губерна кабулханәсе губернатордан (рәис), губерна дворяннары җитәкчесеннән, вице-губернатордан, губерна земство идарәсе сайлаган рәис һәм әгъзалардан, округ мәхкәмәсе прокурорыннан һәм 1912 елданн җирле хәрби гарнизон вәкиленнән тора. Хәрби хезмәткә чакыру һәм хәрби хезмәткә яраклы халыкны кабул итү барышын күзәтә, хезмәткә яңа алынучыларның участоклар буенча санын билгели, яңадан тикшерү уздыра, өяз һәм шәһәр хәрби кабулханәләр шикаятьләрен һәм хисапларын карый, Эчке эшләр министрлыгы өчен хисаплар төзи.
Өяз хәрби кабулханәләре (барысы 12) өяз дворяннары җитәкчесеннән (рәис), өяз хәрби башлыгыннан, өяз исправнигыннан, земство идарәсенә сайлап куелган әгъзалардан тора. Составына шәһәрне алган өяз участок хәрби кабулханәләрнә шәһәр идарәсеннән әгъза да керә. Казанда, Спаста һәм Чистайда шәһәр хәрби кабулханәләре түбәндәге составта эшли: шәһәр башлыгы (рәис), хәрби командование билгеләгән офицер, полиция башлыгы билгеләгән чиновник, шәһәр үзидарәсеннән сайлап куелган ике әгъза. Өяз һәм шәһәр хәрби кабулханәләре гамәлләренә: хәрби хезмәткә чакырылучылар исемлеген төзү һәм тикшерү, хезмәткә чакырылучыларның саны турында мәгълүмат бирү, хезмәткә чакыру һәм хезмәткә билгеләп кую тәртибен күрсәтү, кабат медицина тикшерүе уздыру, армиягә яңа чакырылучыларны кабул итү, хисаплар төзү керә.
РСФСР НКВДсының 1918 ел 20 гыйнвар карары белән бетереләләр.
Зайончковский П.А. Военные реформы 1860–1870 гг. в России. М., 1952.
Автор – С.А.Фролов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.