Үзәге — Чабаксар шәһәре (1555 елда Идел елгасының уң ярында кальга буларак нигезләнә). Зөя өязенең Чабаксар кальгасы тирә-ягындагы җирләрнең бер өлешеннән оеша. 1708 елда — Казан губернасы, 1781–1796 елларда — Казан наместниклыгы, аннары кабат Казан губернасы составына керә.

Төньякта — Казан губернасының Царёвококшайск (Чар), көнбатышта — Козьмодемьянск, көнчыгышта — Казан һәм Зөя, көньякта Ядрин һәм Цивильск (Чуел) өязләре белән чикләшә. Өязне Идел елгасы бүлә; аның территориясе буйлап шулай ук Олы һәм Кече Кокшага, Илләт, Олы Цивиль (Олы Чуел), Олы Аниш елгалары ага.

Мәйданы 3,7 мең кв. чакрым.

Административ яктан Акулево, Алым-Касы, Богородский, Воскресенский, Никольский, Покровский, Помары, Помьял, Посад-Сотниковский, Тогаш, Чабаксар волостьларына бүленә.

Халкы 137,7 мең кеше, шул исәптән чуашлар — 66,7%, руслар — 18,3%, марилар — 12,1%, татарлар — 2,8% (1901). Халкы игенчелек, кәсепчелек — киҗе-җитен туку, сумала куу, мичкә ясау, балта эше белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында Чабаксар өязендә механик, күн, салат кайнату, аракы, кирпеч, сагыз кайнату һәм скипидар, такта яру заводлары эшли. Өяздә 128 мәктәп була.

1920 елда Чабаксар өязе территориясе Чуаш автономияле өлкәсе составына керә.

Чыганаклар

Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба. Казанская губерния. СПб.,1861.

Әдәбият     

Спасский Н.А. Очерки по родиноведению: Казанская губерния. К., 1912; 

Краткая чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001.

Автор — Д.Г.Мостафина