- РУС
- ТАТ
1722 елның 4 апреленнән император Пётр I Фәрманы белән кертеләләр. Сенатор ревизияләренең максатлары һәм бурычлары законлаштырылу, сенатор-ревизорларның хокуклары билгеләнү XVIII йөз ахырында – XIX йөздә гамәлгә ашырыла. 1799 елның 6 октябреннән император Павел I Фәрманы белән Россия территориясе 8 участокка бүленә (Казан губернасы 7 нче участокка карый), аларның һәрберсе дәүләт учреждениеләрендә гадел хөкем, эчке полиция эшчәнлеге, законсыз рәвештә салым җыю һ.б. мәсьәләләр буенча 2 сенатор тарафыннан даими рәвештә (3 елга 1 мәртәбә) тикшерелә. 1805 ел 1 август һәм 1819 ел 17 март «Күрсәтмәләр»ендә каралганча, губерна һәм өяз административ-полиция, мәхкәмә, хуҗалык һәм финанс учреждениеләре, ә Юстиция министрлыгының император Александр II раслаган 1880 елның 22 сентябрь доклады буенча барлык губерна хакимиятләре, шул исәптән мәхкәмә, земство һәм шәһәр учреждениеләре ревизиягә тартыла. Сенатор ревизияләренең нәтиҗәләре хакында сенаторлар император, Сенат һәм Министрлар Кабинеты каршында хисап тоталар.
XIX йөздә Казан губернасында 6 сенатор ревизиясе була.
Беренчесе 1800 елның гыйнвар–февралендә И.В.Лопухин һәм М.Г.Спиридов тарафыннан губерналарның гомуми «Павел ревизиясе» чикләрендә уздырыла. Казан, Козьмодемьянск һәм Чабаксардагы учреждениеләр тикшерелә. Җирле административ эшчәнлеген тикшерү сенаторларның күрсәтмә пунктлары буенча учреждениеләргә карата таләпләренә һәм икътисад, сәүдә, шәһәр тормышы, халык, дәүләт аппараты торышының төрле тармаклары буенча гомуми мәгълүматлар җиткерүгә кайтып кала.
Икенче ревизия 1804 елның гыйнвар–июлендә җирле дворяннарның губерна администрациясенең гаеп эшләренә карата шикаятьләре буенча И.Б.Пестель тарафыннан үткәрелә; чиновниклар башбаштаклыгын, хакимият башында торучыларның кыңгыр эшләрен, дәүләт милкен үзләштерүләрен раслаучы фактлар ачыла, бу үз чиратында гражданнар губернаторы Н.И.Кацаревның отставкага китүенә һәм күп кенә ришвәтче чиновникларның хөкемгә тартылуына китерә. 1808 елның август–сентябрендә М.И.Донауров тарафыннан үткәрелгән өченче ревизия вакытында Казан, Чабаксар, Зөя һәм Лаештагы кабулханәләр тикшерелә; ревизия үткән учреждениеләрнең күпчелеге сенаторның уңай бәясенә лаек була.
1810 елның гыйнвар–февралендә үткәрелгән дүртенче ревизиягә Казан, Козьмодемьянсктагы, Тәтеш һәм Чабаксар өязләрендәге кабулханә учреждениеләре дучар ителә. Сенатор П.А.Обрезков чиновникларның халык лашманлык йөкләмәсен үтәгәндә күрсәткән гаепләрен таба, җирле идарә һәм мәхкәмә эшчәнлекләрендәге җитешсезлекләрне билгели.
5 нче ревизия 1819 елның октябре – 1820 елның февралендә Казан дворянлыгы, крәстияннәр һәм авыл җәмәгатьләренең хакимиятләрнең кыңгыр эшләренә карата шикаятьләренә бәйле рәвештә С.С.Кушников һәм П.Л.Санти тарафыннан уздырыла. Казан, Чабаксар, Зөядәге кабулханәләр тикшерелә, Казан губернасындагы күп кенә өязләрдә тикшерү үткәрелә. Җирле үзидарәнең барлык бүлекләрендә дә урындагы кешеләрнең башбаштаклыклары һәм җәбер-золымнары фактлары, мәхкәмә эшләрен һәм финанс хисапларын алып баруда тәртипсезлек һәм дәүләт аппараты эшчәнлегендәге башка җитешсезлекләр ачыла. Сенаторларның шелтәләре һәм тәкъдимнәре хакимият органнарының — авыл һәм волость идарәсеннән алып губерна идарәсенең һәм губерна җитәкчесенең эшчәнлегенә кагыла. Ревизия нәтиҗәләреннән соң гражданнар губернаторы И.А.Толстой вазифаларыннан азат ителә, 1340 тан артык кеше хөкемгә тартыла. Тикшерү эшләрен карау һәм нәтиҗә чыгару өчен, cенатор ревизияләре тарафыннан башында Д.В.Тенишев торган Казан вакытлы комиссиясе (1820–1822), Казан җинаять эшләре буенча мәхкәмә палатасының вакытлы департаменты (1823–1827) булдырыла.
1880 елның сентябрендә М.Е.Ковалевский тарафыннан оештырылган 6 нчы ревизия вакытында Казанның барлык губерна учреждениеләрендә дә тикшерү үткәрелә. Сенатор крәстияннәрнең социаль-икътисади көнкүрешен, халык мәгарифе эшенең торышын, раскольниклар мохитен өйрәнә, салымнар җыюдагы һәм мәхкәмә институтлары эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне ачыклый, җирле администрациянең башбаштаклыкларына һәм законнарны бозуларына карата халыкның шикаятьләрен тикшерә. Сенатор ревизияләре нәтиҗәсендә губернатор Н.Я.Скарятин хөкемгә тартыла.
Сенатор-ревизорлар хисапларында губернаның XIX йөздәге икътисади торышы, халыкның социаль хәле һәм губерна тормышының башка яклары турында әһәмиятле мәгълүматлар тупланган.
Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 6. № 3931; Т. 25. № 19139; Т. 28. № 21861; Т. 36. № 27722; Собр. 2. СПб., 1884. Т. 45, отд. № 1. № 61334; Отд. 2. № 61387.
Загоскин Н.П. Казанский разгром 1819–1820 гг. // Волжский вестн. 1892. 24, 28 июня.
Блинов И.А. Отношение Сената к местным учреждениям в XIX веке. СПб., 1911.
шул ук. Сенаторские ревизии // История Правительствующего Сената за двести лет. СПб., 1911. Т. 3.
Паина Э.С. Сенаторские ревизии и их архивные материалы (XIX – начало XX в.) // Некоторые вопросы изучения исторических документов XIX – начала XX в. Л., 1967.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.