Төп мәгълүмат

Территориясе 22,4 миллион кв.км.

Халкы  – 128,2 миллион кеше (XIX йөз ахыры).

100 дән артык милләтне берләштерә.

81 губернага (шул исәптән Казан губернасы), 20 өлкәгә бүленә (1914 ел), 931 шәһәре була.

Россия империясендә монархия тәртибе хөкем сөрә. Дәүләт башында хокукы чикләнмәгән, хакимиятне нәсел буенча тапшырган монарх-император тора. Ул законнар чыгару буенча хакимлеген Дәүләт Советы (1810 елдан – Россия империясенең законнар чыгару-киңәшмә органы, 1906 елдан – югары законнар чыгару палатасы) һәм Дәүләт думасы (1906 елдан) аша тормышка ашыра; дәүләт аппараты белән җитәкчелекне Сенат (1711 елда гамәлгә кертелә; XIX йөздә югары күзәтчелек һәм мәхкәмә органы), Министрлар советы һәм министрлыклар аркылы башкара; Россия империясе Кораллы Көчләре Югары башкомандующие булып тора; Синод аша чиркәү эшләре белән идарә итә.

Дәүләт гербы – патша хакимлеге регалийлары төшерелгән ике башлы бөркет; дәүләт флагы – ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге горизонталь буйлы тукыма; дәүләт гимны – «Боже, царя храни»; дәүләт теле – рус теле.

Империя халкы дүрт сыйныфка бүленә: дворяннар (сәяси хакимияткә ия өстенлекле катлау), руханилар, шәһәр халкы (шәрәфле гражданнар; сәүдәгәрләр; мещаннар яки бистә кешеләре; һөнәрчеләр яки цех тотучылар), авыл халкы (крәстияннәр).

Тарихы

XIV йөз – XVI йөз уртасында Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш Русь җирләрен берләштергән Рус дәүләте барлыкка килә. Россия империясенә XVI йөзнең икенче яртысында Казан ханлыгын, Әстерхан ханлыгын һәм Себер ханлыгын яулап алу аша нигез салына. XVII – XIX йөзләрдә Россия составына Украина, Балтыйк буе, Белоруссия, Төньяк Кавказ, Кырым, Бессарабия, Польшаның күпчелек өлеше (Польша патшалыгы), Финляндия, Кавказ арты, Урта Азия кертелә. 1721 елда Россия рәсми рәвештә империя дип игълан ителә.

XVII йөз ахырында – XVIII йөзнең беренче чирегендә Пётр I идарә итүдә, хәрби эш, сәнәгать һ.б. өлкәләрдә илне икътисади һәм мәдәни яктан интенсив үсешкә китерәчәк реформалар уздыра.

Социаль-икътисади изү, милли һәм дини кысуларның көчәюе XVII йөздә – XVIII йөзнең беренче чирегендә башкорт-татар кузгалышларына китерә, Батырша хәрәкәтенә (1755–1756 еллар), Крәстияннәр кузгалышына (1773–1775 еллар) сәбәп була.

XVIII йөзнең икенче яртысында патша хөкүмәте татарлар турында Россия кануннарына үзгәртүләр кертә, рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәтен йомшарта.

1812 елгы Ватан сугышында Россия Наполеон агрессиясен кире кайтара. Сугыш хәрәкәтләрендә Казан ополчениесе, татар-башкорт атлы полклары катнаша. Крәстиян реформасы (1861 ел) барышында крепостнойлык хокукының бетерелүе һәм 1860–1870 еллардагы башка реформалар Россиядә капитализмның алга таба үсеше өчен алшартлар тудыра.

Казан губернасы крәстияннәре патша хөкүмәтенең җир мәсьәләсен хәл итү карарына Бизнә крәстияннәре кузгалышы һ.б. чыгышлар белән җавап бирә. Россиянең алга таба үсеш юлларын эзләү народниклык хәрәкәтен китереп чыгара.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында сәяси партияләр (РСДРП, Социалист-революционерлар партиясе, Конституцион демократлар партиясе, «Унҗиденче октябрь берлеге», «Иттифакъ әл-мөслимин», «Рус халкы берлеге» һ.б.) һәм профсоюзлар барлыкка килә.

XX йөз башында социаль-сәяси каршылыклар кискенләшү Россиядә 1905–1907 еллар революциясенә китерә. Монархиячел хакимият Дәүләт Думасын оештырырга мәҗбүр була, крәстиян җир иманалары реформасын тормышка ашырырга керешә. Россия Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1917 елгы Февраль революциясе вакытында монархия тәртибе юкка чыгарыла. 1917 елның 2 мартында император Николай II тәхеттән ваз кичә. 1917 елның 1 сентябрендә Вакытлы хөкүмәт Россияне республика дип игълан итә.

Әдәбият

Геллер М.Я. История Российской империи. М., 1997. Т. 1–3.

Каменский А.Б. Российская империя в XVIII веке: традиции и модернизация. М., 1999.

Миронов В.Б. Российская империя XIX – начала XX века. М., 2011.

Автор – И.Р.Вәлиуллин