Эчтәлек

Россиядә ташландык балалар өчен беренче тәрбия йортлары Мәскәүдә (1763) һәм Санкт-Петербургта (1770) ачыла. "Губерналар турында нигезләмә" Указы буенча 1775 елда аерым затларга һәм оешмаларга хәйрия җәмгыятьләре оештыру рөхсәт ителә. Җәмәгать кабулханәләре булдырыла. 19 йөздә хәйрия оешмалары эчке эшләр, халык мәгарифе, хәрби министрлыклар, шулай ук дини ведомстволар карамагында була. 1869 елдан Эчке эшләр министрлыгы җәмәгать һәм аерым хәйрия оешмаларының уставын раслый, алар эшчәнлеген контрольдә тота. 1896 елда Россиядә 1404 хәйрия оешмасы, борадәрлеге, попечительлеге исәпләнә (1917 елда барысы да бетерелә).

1828 елның 26 октябрендә императрица Мария учреждениеләре ведомствосы (Император Галиҗәнапләре шәхси канцеляриясенең 4 нче бүлекчәсе) – императрица Мария Фёдоровна яклавында булган хәйрия, хатын-кызлар һәм кайбер махсус уку йортлары белән идарә итүче югары дәүләт органы оештырыла (39 учреждение керә). Учреждениеләр 15 төркемгә, шул исәптән опекуннар советларына, җәмәгать кабулханәләренең попечительләр советларына, Балалар ятимханәләренең төп попечительлек комитеты, Пенза, Киев һәм Сембер шәһәрләрендәге бүлекчәләре булган, Мәскәү ярлылар попечительлеге, Хезмәткә өйрәтү йортлары, шулай ук хастаханәләр, гарипләр йортлары, коммерция училищелары, кыз балалар өчен өйдән килеп укый торган хатын-кызлар училищеларына  (1862 елда Мария гимназияләре дип үзгәртелә) бүленә. 1883 елның 10 мартында Ведомство составына Сукырлар өчен Мария попечительлеге (1881 елның 13 февралендә рус-төрек сугышында катнашкан мохтаҗ сугышчы гаиләләрен пособиелар белән тәэмин итү попечительлеге буларак оештырыла; 1889 елның 15 декабрендә императрица Мария Александровнаның сукырлар өчен попечительлеге итеп үзгәртелә) кертелә. Сукырларны мөстәкыйль тормышка әзерләү максатында попечительлек ятимханәләр, училищелар һәм остаханәләр ача, сукырлар өчен махсус китаплар бастырып чыгара. Сукырлыкны кисәтү бүлеге (1892) дәваханәләр ача, илнең ерак төбәкләренә табибларның күчмә отрядларын җибәрә: 1893 елда – 7, 1897 елда 33 отряд; ул еллар дәвамында күзгә 38867 операция ясала. Попечительлек капиталдан килгән табышлар, кертемнәр, хәйрия ярдәме, сукырлар остаханәләре эшләнмәләрен сатудан кергән акчалар, "сукырларга ярдәм атналыгы" дәвамында тупланган чиркәү-хәер җыемнары хисабына яши. 1898 елның 3 маенда императрица Мария учреждениеләре ведомствосы каршында Чукрак-телсезләр өчен попечительлек оештырыла, ул хезмәткә өйрәтү йортлары, мәктәпләр, ятимханәләр, остаханәләр ача. Тәрбияләнүчеләр эш һәм торак белән тәэмин ителәләр. Картларга һәм гарип чукрак-телсезләргә ярдәм күрсәтелә. Чукрак-телсезләргә белем бирү өчен укытучылар әзерләү курслары оештырыла. 1913 елда Ведомство составына Аналарны һәм яшь балаларны саклау гомумроссия попечительлеге кертелә. 1917 елның 4 мартында Ведомство учреждениеләре Халык мәгарифе министрлыгына тапшырыла. 1917 елның 16 июлендә опекуннар советы ябыла, 1917 елның 12 декабрендә императрица Мария ведомствосының балалар ятимханәләре белән идарә итү буенча барлык учреждениеләре бетерелә. 1918 елның 23 февралендә Ведомствога кергән уку йортлары Халык мәгарифе комиссариаты карамагына тапшырыла.

Казан губернасы балалар ятимханәләре попечительлеге Балалар ятимханәләре турында 1839 елның 27 декабрь нигезләмәсе белән 1843 елда оештырыла. Императрица Мария учреждениеләре ведомствосының Балалар ятимханәләре баш попечительлегенә буйсына. Казанда Николай исемендәге балалар ятимханәсе (1844), Мөселман балалар ятимханәсе (1844) һәм Александра исемендәге балалар ятимханәсе (1845) ачыла. Императрица Александра Фёдоровна яклавында халыкның социаль яклауга мохтаҗ катлауларына ярдәм итүче учреждениеләр ачыла: Хезмәткә өйрәтү йортлары, кунып чыгу йортлары, яслеләр, ашханәләр, дәвалау-азык-төлек станцияләре, Ольга исемендәге балалар ятимханәләре, сукбайлар өчен артельләр. 1911 елда 253 хезмәт ярдәме күрсәтү оешмасының 34е – Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, 79ы – губерна һәм өлкә шәһәрләрендә, еш кына игеннәр уңмау һәм җәмәгать эшләрен оештыру зарурлыгына бәйле рәвештә, 52се Вятка, Казан, Самара, Саратов һәм Сембер губерналарында туплана. ХХ йөз башында хезмәт ярдәме күрсәтү попечительлек җәмгыяте Тәтеш, Лаеш шәһәрләрендә, Казан губернасының Цивильск һәм Спас өязләрендә кыз балалар һәм ир балалар өчен 7 тегү һәм һөнәр остаханәсе оештыра. Укытуда һөнәрләрне (туку, кисү һәм тегү, столярлык, итекчелек) гамәли үзләштерү төп урынны алып тора; эшләнмәләр заказ буенча башкарыла, хезмәт хакы түләнә. Остаханәләр Финанс министрлыгы карамагында була. Ольга исемендәге хезмәткә өйрәтү балалар ятимханәләрендәге балалар 11-12 яшьтән укырга-язарга өйрәтү мәктәпләрендә укыйлар: гомуми фәннәрне өйрәнәләр, сызым сызарга һәм рәсем ясарга өйрәнәләр, һөнәрләр үзләштерәләр. Казан губернасында Ольга исемендәге ятимханәләр Казан, Цивильск, Козьмодемьянск, Зөя, Ядрин (1900), Мамадыш (1911) шәһәрләрендә, Лаеш өязенең Алексеев авылында (1909) ачыла.

Хезмәткә өйрәтү йортлары попечительлеге 1895 елның 1 сентябрендә оештырыла. 1898 елда Россиядә 175 Хезмәткә өйрәтү йорты исәпләнә: хастаханәдән һәм төрмәдән чыккан ярлылар өчен билгеләнгән әлеге йортларда алар тукталыр урын һәм хәлдән килгән эш белән тәэмин ителә. Тулай тораклар, остаханәләр була.

1892 елда Казанда христиан динендәге барлык катлау ятим ир һәм кыз балалар өчен хезмәткә өйрәтү мәктәпләре ачыла. Попечительлекне архиепископ Владимир, О.С.Александрова-Гейнс, профессор А.П.Ге, сәүдәгәр Н.В.Унженин гамәлгә кертә. Попечительлек составына Сәүдәгәрләр банкы вәкилләре Л.Н.Урванцов һәм Я.Ф.Шамов, пофессорлар Д.А.Корсаков һәм Н.Ф.Высоцкий керә. Попечительләр ятимнәргә дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсен кайгырталар, мәктәпне тәмамлаганнан соң эш табарга булышалар. Ир балалар укуларын Александр исемендәге һөнәр училищесында мәктәп хисабына дәвам итә алганнар.

Белем бирү өлкәсендә попечительлек советлары попечитель җитәкчелегендә университет уставы буенча ревизияләр уздыралар (к. Казан уку-укыту округы). Попечительлек аерым уку йортларында (гимназия, училищеларда) була. Ярлыларга ярдәм буенча Попечительлекнең  Казан комитеты (к. Кешелеклелек Император җәмгыятенең Казан ярлыларга ярдәм итү комитеты) карамагында башлангыч училище, хуҗалык-кул эшләре мәктәбе, хатын-кызлар һәм балалар өчен вакытлыча яшәү урыны, кухня, арзанлы ашханә, чәйханә була.

Россиядә 1813 елда фәкыйрьлеккә төшкән дин әһелләре өчен һәрбер епархиядә попечительлек оештырыла, ул дин әһелләре гаиләләреннән булган толлар һәм ятимнәр, шулай ук авыру чиркәү әһелләренә матди ярдәм күрсәтү максатында булдырыла.

Халык аеклыгын кайгырту попечительлеге 1894 елның 20 декабрендә, эчемлек сатуга дәүләт монополиясе кертелү белән бер үк вакытта, эчкечелекнең зарары турындагы белемнәрне тарату максатында барлыкка килә. Акчалар казнадан, попечительлек басмаларын сатудан, җәмәгать укуларын үткәрүдән һәм театр тамашаларыннан керә. Попечительлекнең кереме көчле эчемлекләрне сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, аерым кешеләрдән хәйрия кертемнәре белән тулылана. Губерна комитетына губернатор, архиерей, губерна дворяннары башлыгы, округ мәхкәмәсе рәисе һәм прокуроры, Казан дәүләт милке палатасы управляющие һәм башка түрәләр, табиблар керә. Өяз комитетлары шул ук схеманы кабатлый. Мактаулы әгъзалыкка аерым хезмәтләр күрсәткән затлар сайлана, алар финанс министры тарафыннан раслана. Ярышучы әгъзалар комитет утырышларында фикер белдерү хокукы белән катнашалар. Казан аеклар җәмгыятенә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең берсе П.А.Столыпин була.

Попечительлек ролен шулай ук опека һәм опекуннар советлары да башкара. 1720 елда кече яшьтәге ятимнәр мөлкәтенә опекуннар билгеләү кагыйдәләре эшләнә. Опекуннар шәһәр кешеләре арасыннан билгеләп куела, аларга ятимнәр биләмәсен император рөхсәтеннән башка сату тыела. 1750 елдан эшкә яраксыз дип танылган акылдан язган затларның биләмәләре аларның варислары каравына тапшырыла. 1780 елларның икенче яртысында дворян катлавыннан булган толларга һәм ятимнәргә карата дворяннар опекасы бурычлары эшләнә. 1825 елдан генерал-губернаторларга һәм хәрби губернаторларга рәхимсезлек яисә әрәм-шәрәм итү сыйфатлары белән танылган алпавытларның биләмәләренә опека булдыру хокукы бирелә. 

1885 елда Казан сукырлар җәмгыяте ачыла. 1898 елда аның каршында училище эшли башлый, анда 5 тән 20 гә кадәр ир балар һәм кыз балалар белем ала; аларны кәрзиннәр, паласлар үрергә, музыкага сәләте булганнарны рояль көйләргә өйрәтәләр; кызлар чигү һәм бәйләү белән шөгыльләнә; гомуми фәннәр укытыла: рус теле, арифметика, тарих, география, шулай ук гимнастика, музыка, җыр, әвәләү, рәсем.

Чукрак-телсез балаларны тәрбияләү һәм укыту җәмгыятьләре Казанда 1883 елда Казан сәүдәгәре И.Я.Павловский башлангычы белән ачыла; баштарак хосусый уку йорты була. Җәмгыятьнең уставы 1887 елның 17 апрелендә раслана. Шәхси кертемнәр һәм шәһәр җәмәгать идарәсе һәм земствосы акчасына тотыла. "Дәрәҗәгә һәм дини аерымлыкларга карамастан", чукрак-телсез ир балалар һәм кыз балалар кабул ителә. Җәмгыять каршындагы училище чукрак-телсез балаларны мөстәкыйль тормышка әзерли, аның беренче чыгарылышы 1891 елда була.

Попечительлек 1990 елларда кабат торгызыла башлый. Попечительләр советлары дәүләт учреждениеләрендә, музейларда, китапханәләрдә, уку йортларында оештырыла. 2000 елның 11 июнендә, балигъ булмаган гражданнарның шәхси һәм мөлкәткә булган хокукларын һәм белем алу мәнфәгатьләрен яклау формасы буларак, Казан администрациясенең Мәгариф идарәсе каршындагы Мәгариф фонды попечительләр советы турында Нигезләмә раслана. 2008 елның 11 апрелендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан Опека һәм попечительлек турында закон кабул ителә; ул ятимнәр һәм эшкә яраксыз гражданнарны яклауны көчәйтә. Шулай ук кара Иганәчелек, Ятимханәләр.

Әдәбият

Россия: её настоящее и прошедшее. СПб., 1900;

Высшие и центральные государственные учреждения России. 1901–1917 гг. СПб., 1998. Т. 1;

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1898. Т. 24А.

И.А.Новицкая