Эчтәлек

Иван Максимович (XVIII йөз), патша сарае советнигы. 1770 еллардагы Казан алпавытлары исемлегендә Нугай даругасы Балымер авылында утар һәм 10 крепостной крәстиян хуҗасы буларак теркәлә. Аның улы Иринарх Иванович (1763 елның 21 июне, Казан ­– 1821 елның 17 августы, Сембер шәһәре), Казан алпавыты, генерал-майор, А.В.Суворовның көрәштәше, Әстерхан полкы һәм казак гаскәрләре шефы.

И.П.Тургеневның Дуслык гыйльми җәмгыятенә керә, әсәрләре «Санкт-Петербургский журнал» да басыла. Россиянең географиясе турындагы «Җирне ... кыскача тасвирлау» («Сокращенное ... землеописание», 1793 ел) китабы, рус батырларының каһарманлыкларына һәм Суворовның Польшага яуларына багышланган «Героида» (1793 ел) һәм «Сувороида» (1796 ел) поэмалары авторы.

Аның икенче хатыны – Казан алпавыты Надежда Львовна Толстаяның (1774–1854 еллар) Лаеш өязендәге Чырпы авылында 280 крепостной крәстияне, 2,4 мең дистә җире, тегермәне һәм бакчалы зур утары, Казанда йорты була.

Николай Иринархович (1799 елның 18 октябре – 1846 ел, Кронштадт), флот офицеры, 2 нче ранг капитаны, Кронштадт хәрби губернаторы каршында дежур штаб-офицер. Диңгез кадет корпусын тәмамлый.

Барон Ф.П.Врангель һәм географ Ф.П.Литке белән 1819–1822 елларда поляр диңгезләргә ике фәнни экспедициядә катнаша.

1826–1829 елларда Литке белән «Сенявин» судносында җир тирәли экспедициядә була, бу вакытта Каролина тезмәсендәге кечкенә утраулар төркеме ачыла; «Каролина утрауларының үрнәк тасвирламасы» н төзи, аңа чит ил гидрографлары югары бәя бирә.

Ипполит Иринархович (1808 елның 16 сентябре, Әстерхан шәһәре – 1881 елдан соң). Тарихчы һәм язучы М.П.Погодин җитәкчелегендә өйдә белем ала.

1823 елда Артиллерия училищесында юнкер булып керә, 1826 елда 14 нче артиллерия бригадасында.

1826 елның 22 июнендә, үз туганы Дмитрийны «чит державалар файдасына шпионлыкта, сатылуда» гаепләп, император Николай I гә хат җибәрә. Гаепләү нигезсез дип табыла, Ипполит рядовойлыкка төшерелә һәм Оренбургка күчерелә. 1827 елда ул Оренбургтагы яшерен оешмада катнашучылар өстеннән 3 шикаять яза, 1832 елда Оренбург суды тарафыннан 15 елга Себергә каторгага җибәрелергә хөкем ителә; өстәвенә суд, гаепләнүче яшерен оешмада катнашучыларны «тугрылык саклау хисеннән түгел, вакытлар үткәч, аның үз «эшчәнлеге» дә ачылыр, дип курку аркасында саткан», дигән нәтиҗәгә килә. Курган шәһәрендә яшәгәндә хакимият вәкилләре өстеннән шикаятьләр яза.

1865 елда аңа Мәскәүгә вакытлыча кайтырга рөхсәт ителә: Казан губернасы Лаеш шәһәре буенча сәүдәгәрлеккә кертелә, Казанда еш була.

1870–1881 елларда Самара шәһәрендә яши, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә (әдәби псевдонимы – Ипполит Прикамский). «Себер истәлекләре» («Сибирские воспоминания»), «Көнбатыш Себерне тасвирлаулар» («Описания Западной Сибири») һәм башка китаплар авторы. «Самара белешмә кәгазе» («Самарский справочный листок») редакторы.

Дмитрий Иринархович (1804 елның 13 июне, Әстерхан шәһәре – 1893 елның 5 феврале, Мәскәү), декабрист, 8 нче флот экипажы лейтенанты (1824 ел), публицист.

Диңгез кадет корпусын тәмамлагач (Санкт-Петербург, 1819 ел), шунда укытучы итеп калдырыла.

1822 елның 17 августында М.П.Лазарев командалыгындагы «Крейсер» фрегатында Җир шары тирәли сәяхәткә китә. 1822 елда Лондоннан император Александр I гә, аның карашынча, Верона конгрессы (20 октябрь – 14 декабрь, 1822 ел, Верона, Италия) практикасында җибәрелгән Изге берлек (Европа монархлары берлеге, 1815 ел) башлангычларыннан чигенешләр турында яза. 1822 елның көзендә Санкт-Петербургка император хозурына чакырыла. Юл уңаеннан Казанга керә, туганнары белән очраша, сәяхәте һәм үзе оештырырга ниятләгән оешма – Торгызу Ордены турында сөйли. Әлеге оешманың максаты – дөньяда мәгърифәт һәм хакыйкать тарату, изелгәннәрне яклау, гадел законнарны торгызу, ә бу максатлар исә оешманы Германиядәге Иллюминатлар Ордены һәм Тугенбунд, Италиядәге карбонарияләр, Польшадагы филадельфлар белән якынайтырга тиеш була.

1824 елның 11 ноябрендә Дмитрий Санкт-Петербургка килә. «Башкару өчен уңайсыз» булу сәбәпле, Торгызу Ордены император Александр I хөкүмәте тарафыннан кире кагыла. Россиянең Калифорниягә йогынтысын ныгыту турындагы тәкъдиме дә яклау тапмый. Анда булган вакытта ул рус колониясе «Форт-Росс» идарәчеләрен, соңыннан колонияне Россиягә кушу максатында, Мексикадан бәйсез дип игълан иттерергә тырыша.

Торгызу Орденына Ф.Лутковский, Альтемир, Лепже һәм башкалар, декабристлардан А.П.Арбузов керә. Орден бурычларына «вәкаләтле һәм республика идарәләрен торгызу өчен» революцион эшчәнлек тә өстәлә.

1825 елның гыйнварында Завалишин 8 нче флот экипажына билгеләнә. Ул К.Ф.Рылеев белән якыная, декабристларның Төньяк оешмасына керә, аның эшендә актив катнаша. Җәмгыятьнең филиалын ачу өчен, 1825 елның җәендә Рылеев белән бергә Кронштадтка бара. Кузгалышка күп калмастан, «урыннарда революцион көчләрне ачыклау һәм А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен тарату максатында» Мәскәүгә, Казан, Сембер һәм Киевка җибәрелә.

1825 елның 14 декабрендә Дмитрий Казанга килә. Казан шагыйрәсе А.А.Наумованың әдәбият түгәрәгендә Грибоедовның казанлыларга әлегәчә таныш булмаган комедиясен укый, ул аны авторның үз диктовкасыннан язып алган була.

В.П.Ивашев белән бергә илдәге сәяси хәл һәм үзгәрешләр кирәклеге турында әңгәмәләр алып бара. Төньяк җәмгыятьнең бүлекчәсен төзү максатында, Казанда хәрбиләр белән якынаерга тырыша. Завалишин белән Ивашев берничә көн Казанда булалар, аннары, Санкт-Петербургта башланган хәлләр турында уйларына да китермичә, авылга китәләр.

Дмитрий 30 декабрьдә Сембердә кулга алына. 1826 елның 18 гыйнварында азат ителә. Абыйсы П.Л.Толстой аша ул Санкт-Петербургтан үги әнисе белән апасы Екатерина яшәгән Казанга, «әле кулга алынмаганнарны кисәтеп кую өчен», кәгазьләр җибәреп өлгерә. Март аенда ук, энесе Ипполитның шикаяте буенча, яңадан кулга алына. Тикшерү дәвамында Дмитрий Иринарховичның «Төньяк җәмгыятьнең көче һәм эшләре, Көньяк җәмгыятьнең яшәве һәм кылган гамәлләре, 1 нче армиядә булган әгъзалар турында» белүе ачыклана. Беренче разряд буенча гомерлек каторгага хөкем ителә, соңрак җәза 20 елга калдырыла. 1827 елның гыйнварында Себергә сөрелә. 1839 елда Читага җибәрелә. 1856 ның 28 августында акланганнан соң да Себердә кала.

Мәкаләләр, шул исәптән түрәләрнең һәм Көнчыгыш Себер губернаторы Н.Н.Муравьёв-Амурскийның гаеп эшләре турында яза. Губернаторның гаризасы нигезендә император Александр II Завалишинның «Себердә булуын зарарлы дип санап... гафу ителгән дәүләт җинаятьчесе дворян Дмитрий Завалишинны Себердән сөрергә, яшәү урынын эчке губерналарның берсендә билгеләп, анда аның эш-гамәлләренә җентекле полиция күзәтүе оештырырга «боера». 1863 елның 14 августында ул Читадан Казанга җибәрелә. Казанда яшәүчеләргә йогынтысыннан куркып, губерна идарәчеләре 1863 елның октябрендә Завалишинны Мәскәүгә җибәрүгә ирешәләр.

Дмитрий журналистика белән шөгыльләнүен дәвам иттерә, кызыклы истәлекләр калдыра («Древняя и новая Россия» журналында (1879 ел, №4), «Грибоедов турында истәлекләр», «Русский вестник» журналында (1884 ел, №2); «Декабристлар», «Декабрист язмалары», (Т. 1-2, Мюнхен, 1904 ел)). Тарихчылар билгеләп үткәнчә, аларда уйдырма фактлар юк, әмма авторның роле күпертелеп күрсәтелә.

Л.Н.Толстой декабристларның барлык истәлекләреннән Завалишин язмаларын үзе өчен иң мөһимнәре дип саный.

Әдәбият

Восстание декабристов: Материалы и документы. Москва–Ленинград, 1927. Т. 3;

Восстание декабристов: Материалы и документы. Москва, 1986. Т. 16;

Штрайх С.Я. Моряки-декабристы. Москва–Ленинград, 1946;

Шатрова Г.П. Декабрист Д.И.Завалишин. Красноярск, 1984;

Гарзавина А.В. «...Отчизне посвятим души прекрасные порывы!». Казань, 1990.

Автор – А.В.Гарзавина