Биографиясе

? – 1683 елның 26 марты, Мәскәү.

1642–1644 елларда Терки, 1649–1652 елларда Томск шәһәрләре воеводасы.

1651 елда Бийск кальгасы төзелешенә җитәкчелек итә.

1662–1667 елларда Казанда воевода. 1663 елдан баш күтәргән башкортларга каршы яуларда һәм Кама аръягы сызыгы буендагы чикләрне саклауда катнаша. Казан төбәгендә йомышлы татарларның вотчина һәм җир биләмәләренә хокуклары турындагы мәсьәләләрне хәл итә; илчелек хезмәтләре өчен азык-төлек сатып алу белән шөгыльләнә.

Әдәбият

Корсакова В.Д. Список начальствующих лиц в городах теперешней Казанской губернии. Казань, 1908.

Ермолаев И.П. Казанский край во второй половине XVI–XVII веков: Хронологический перечень документов. Казань, 1980.

Автор – Е.Б.Долгов