- РУС
- ТАТ
декабрист, гвардия экипажы лейтенанты (1821)
1801 елның 23 марты, Казан – 1863 елның 23 апреле, Мәскәү.
Дворян нәселеннән.
Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1816).
1815 елдан Балтыйк диңгезе буйлап йөзә.
1819 елда «Гектор» фрегаты белән Дания, Франция, Англия һәм Пруссиядә була; 1822–1824 елларда «Крейсер» фрегатында (капитаны М.П.Лазарев) Җир шары тирәли сәяхәт кыла.
Декабристларның яшерен оешмасында тормый, әмма 1825 елның 14 декабрендә Санкт-Петербургның Сенат мәйданындагы баш күтәрүдә катнаша, 15 декабрьдә кулга алына.
1826 елның 10 июлендә Вишневский, дворянлык титулы сакланган хәлдә, гади солдат хезмәтен үтәүгә хөкем ителә. 1826 елдан Троицк гарнизоны батальонында.
Рус-Иран (1826–1828) һәм Рус-төрек (1828–1829) сугышларында катнаша.
1828 елда унтер-офицер чины бирелә, 1829 елда Апшерон укчылар полкына, 1832 елда әнисе тырышлыгы белән мичман чинында 7 нче флот экипажына күчерелә.
1833–1842 елларда гражданлык хезмәтендә.
Отставкага чыкканнан соң Мәскәүдә яши.
4 нче дәрәҗә Изге Владимир һәм Изге Георгий Победоносец орденнары белән бүләкләнә.
Декабристы: Биографическая справка. М., 1988.
Автор – С.М.Михайлова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.