Биографиясе

1890 елның 21 феврале, Казан губернасы, Лаеш өязе Аркатау авылы — 1941 елның 28 июне, Украина ССР, Львов өлкәсе Дубно шәһәре янында һәлак була.

Хәрби хезмәткә чакырылганчы, Мамадыш тракты төзелеше өчен табигый ташлар чыгаруда эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Прапорщиклар мәктәбен (Житомир шәһәре) тәмамлый, Петербургта лейб-гвардия полкында хезмәт итә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң туган авылына кайта.

1918 елдан Кызыл Армия сафларында. Гражданнар сугышы елларында Н.И.Махноның крәстиян армиясенә, петлюрачыларга, ак полякларга каршы сугыша. Көньяк-Көнбатыш фронтның 34 нче һәм 366 нчы укчы полклары командиры.

1921 елдан 142 нче өйрәнү полкы батальоны командиры, Идел буе хәрби округы курслары тыңлаучысы.

1922 елдан 1 нче Казан укчы полкының полк мәктәбе башлыгы һәм 1 нче укчы дивизиясе батальоны командиры.

1923 елдан рота командиры, 1925 елдан Төркестан фронтының 3 нче Төркестан укчы полкы командиры ярдәмчесе.

1929 елдан «Выстрел» курслары тыңлаучысы. 1929 елдан 3 нче тау укчы полкы командиры ярдәмчесе.

1935 елдан Кызыл Армиянең танклар частенда. 1939 елдан 23 нче җиңел танк бригадасы командиры.

1939 елның сентябрь–октябрендә советлар гаскәрләренең Көнбатыш Украинага походында катнаша.

1940 елдан 15 нче танк дивизиясе командиры.

Бөек Ватан сугышы чорында 8 нче механикалаштырылган корпусның 12 нче танк дивизиясе командиры. Сугышта һәлак була.

Истәлеге

Питрәч районы Питрәч авылының бер урамына Мишанин исеме бирелә.

Бүләкләре

Орден, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.

Автор — М.З.Хәбибуллин