1885 елда оештырыла.

Максаты – югары катлауларның җир биләве кимүен туктату һәм дворяннарның икътисади хәлләрен ныгыту.

Финанс министрлыгы карамагында була.

Кредитларны ташламалы шартларда бирә: ссудалар залогка салынган утар бәясеннән 60-75% ка – 36-48 елга, 1890 елдан 38-51 елга бирелә. Банкка ссудалар буенча түләү акционерлык банкларыныкына караганда 1,5-2% ка түбәнрәк була.

Дворяннар җир банкының Казан бүлеге үз операцияләрен, нигездә, Казан, Пермь һәм Вятка губерналары территорияләрендә үткәрә.

Бүлекнең 4,6 мең дисәтинә җире була (1910 ел).

ХКСның 1917 ел, 8 декабрь Декреты белән дәүләт милкенә әверелдерелә.

Чыганак

Устав Государственного дворянского земельного банка 1890. СПб., 1891.

Әдәбият

Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т. 1.