- РУС
- ТАТ
юрист, гражданлык хокукы докторы (1891), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
1863 елның 1 гыйнвары, Херсон губернасы — 1912 елның 31 августы, Мәскәү.
Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен (1881), Казан университетын (1885) тәмамлый.
1886 елдан укытучы, 1892 елдан сәүдә хокукы һәм мәхкәмә эшләрен башкару кафедрасы профессоры.
1901–1902 елларда Казан шәһәр думасы гласные, юридик комиссия әгъзасы.
Казан юридик җәмгыяте рәисе (1899–1902).
Казандагы Мария (беренче) кыз балалар гимназиясенең Попечительләр советы әгъзасы һәм рәисе (1900 елдан).
Казан коммерция училищесен (1905) һәм Югары хатын-кызлар курсларын (1906) оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе.
1905–1907 еллар Революциясе чорында либераль иҗтимагый хәрәкәттә актив катнаша, Казан губернасында Конституцион демократлар партиясе бүлеген оештыручыларның берсе. Кадетлар партиясенең 2 съездында (1906) ҮК әгъзасы итеп сайлана, партия программасын төзүдә катнаша. Илне конституцион һәм демократик үзгәртеп кору, кадетлар партиясе программасы, Россиядә иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышны эволюция юлы белән реформалаштыру турында лекцияләр укый.
1905–1906 елларда актуаль сәяси мәсьәләләргә багышланган хезмәтләр бастыра: «Земство соборы» («Земский собор», 1905), «Халык вәкилләре» («Народные представители», СПб., 1906), «Конституцион демократлар партиясенең гадиләштерелгән программасы» («Программа Конституционно-демократической партии в общедоступном изложении», М., 1906), «Аграр мәсьәлә» («Аграрный вопрос», М., 1906), «Конституцион монархия» («Конституционная монархия», М., 1906) һ.б.
1 нче Дәүләт Думасы депутаты (1906), кадетлар фракциясе әгъзасы, секретарь иптәше (урынбасары); редакция, җыелышлар иреге комиссияләренә керә. Приказчикларга нормаль ял бирү хакындагы закон проектын эшләүдә катнаша. Дума куып таратылганнан соң (1908), Выборг өндәмәсен имзалый, шуның өчен кулга алына һәм 3 айга төрмәгә ябыла (Мәскәүдәге Таганка төрмәсендә тотыла), мәхкәмә тарафыннан сайлау хокукыннан мәхрүм ителә.
1906–1911 елларда Мәскәү университетының сәүдә хокукы кафедрасында, бер үк вакытта Мәскәү коммерция институтының гражданлык һәм сәүдә хокукы кафедрасында; биредә Шершеневич икътисад бүлегенең беренче деканы булып сайлана. 1911 елда либераль карашлы башка укытучылар белән бергә халык мәгарифе министры Л.А.Кассо үткәргән сәясәткә протест йөзеннән Мәскәү университетын ташлап китә.
Мәскәү коммерция институтында һәм А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетында укытуын дәвам иттерә. «Мәскәү халык университетлары җәмгыяте» идарәсе әгъзасы һәм рәис иптәше (урынбасары).
Россиядә ХХ йөз башының әйдәп баручы хокук галимнәреннән берсе. Гражданлык һәм сәүдә хокукы, социология буенча дәреслекләр авторы; алар күп тапкыр кабат бастырыла һәм бүгенгәчә әһәмияткә ия («Рус гражданлык хокукы дәреслеге» — «Учебник русского гражданского права», 1894; 11 изд., т. 1–2, М., 1914–15; «Сәүдә хокукы курсы» — «Курс торгового права», ч. 1–2, 1888–89; «Социология», М., 1910).
Шершеневич хокук фәлсәфәсе тарихы һәм гомуми хокук теориясенең методологик мәсьәләләре өстендә эшли, хокукый дәүләт һәм киң халык массаларында хокукый аң тәрбияләү тарафдары, юрист-цивилист буларак төп игътибарын АҖләр һәм ширкәтләрнең хокукый практикасын нигезләүгә, сәүдә, көндәшлек, вексель, авторлык хокукы мәсьәләләренә юнәлтә, Россия империясендә хокук системасын реформалауны яклый.
Барлык мөлкәтен Казан һәм Мәскәү университетларына васыять итеп калдыра; аның акчасы белән 1913 елда Казан университетында Шершеневич исемендәге стипендия гамәлгә куела.
2 нче дәрәҗә Изге Анна һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир медальләре белән бүләкләнә.
Система торговых действий: Критика основных понятий торгового права. К., 1888;
Наука гражданского права в России. К., 1893;
История кодификации гражданского права в России. К., 1898;
Курс гражданского права: В 2 т. К., 1901–02;
История фи лософии права: В 4 вып. К., 1904–05;
Общее учение о праве и государстве. М., 1908;
Общая теория права: В 4 вып. М., 1910–12.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;
Г.Ф.Шершеневич: Некролог // Ист. вестн. 1912. №10;
Политические партии России. Конец XIX — первая треть XX: Энцикл. М., 1996;
Усманова Д.М. Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России. 1906–1917. К., 2002.
Авторлар — Р.А.Циунчук, Р.Р.Шиһабетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.