Авылдан 3 км көньяк-көнбатышка таба – Бырыс елгасы, 0,5 км ераклыкта Әшнәк елгасы урнашкан.

Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Питрәч Пүчинкәсе исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 142,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Екатериновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Новая жизнь” колхозы (башка чыганаклар буенча, Новая деревня) оештырыла. 1950 елдан – “Колос” колхозы (“Нептун” колхозы белән бергә, Нептун авылы; үзәк утары – Екатериновка авылы), 1958 елдан – Ленин исем. колхоз, 1997 елда Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001–2003 елларда – “Чыты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1859 елда – 40,
1897 елда – 83,
1908 елда – 122,
1920 елда – 156,
1926 елда – 157,
1949 елда – 155,
1958 елда – 159,
1970 елда – 73,
1979 елда – 48,
1989 елда – 13,
2002 елда – 5,
2010 елда – 1,
2020 елда – 2 кеше (руслар).