Биографиясе

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы.

Казан губернасының Ындырчы авылында мулла булып тора.

Мөселман Шәрыгының «Дүрт дәрвиш хикайәте» (1900 ел), «Әбүгалисина» (1902 ел), «Малик хикайәте» (1906 ел) һ.б. легенда һәм риваятьләрен тәрҗемә итә һәм балалар өчен эшкәртә.

Мәдрәсәләр өчен «Татарча-русча перевод» (1893 ел) уку ярдәмлеге авторы.

1890–1900 елларда татар телендә еллык өстәл календаре чыгара.

Хезмәтләре

Самоучитель татарского языка русским и русского языка татарам. Казань, 1918.

Әдәбият

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.