Александр Андреевич (? – ?) — сәүдәгәрләр нәселенә нигез салучы, 3 нче гильдия сәүдәгәр.

Аның улы Павел Александрович (1810, Вологда — 21.9.1883, Казан), 2 нче гильдия сәүдәгәр, дәрәҗәле граждан. Адмиралтейство бистәсендә тире эшкәртү заводы хуҗасы. 1863–1865 елларда Казан шәһәре башлыгы. Күп еллар дәвамында Боголюбов чиркәве старостасы. «Изге Гурий борадәрлеге»н оештыручыларның берсе.

Хатыны Екатерина Сергеевна (кара Павловлар) (1823, Казан — 23.3.1897, шунда ук), 1 нче гильдия сәүдәгәр, хәйрияче. Эшләрен иреннән аерым алып бара. Атасы С.Е.Павловтан Адмиралтейство бистәсендәге күн заводын мирас итеп ала. 1870 еллар уртасында завод 100 мең сумлык, 1881 елда 260 мең сумлык әйбер җитештерә. Проломный урамында кибетләре була, Гостиный дворда, Түбән Новгород, Сембер, Минзәлә, Мамадыш һәм Эрбет ярминкәләрендә сәүдә биналарын файдалануга алып тора. 1870 елда Боголюбов чиркәве каршында Сергей белән Евдокия Павловлар һәм аларның кызлары Екатерина Прибыткова исемендәге, 43 мең сум капиталы булган картлар йорты ачтыра. Аның акчасына ике катлы таш йорт салына (флигель һәм хуҗалык бүлмәләре ире акчасына төзелә). Картлар йорты 1917 елга кадәр Прибытковлар химаясендә була.

Александр Павлович (? – ?) 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән килгән мактаулы граждан. Мәскәү сәүдә фәннәре гамәли академиясен тәмамлый. Берничә тапкыр Казан шәһәр думасы гласные итеп сайлана. Хәйриячелек белән шөгыльләнә. Адмиралтейство хастаханәсе попечителе, аның бинасын яңартуга һәм төзекләндерүгә 55 мең сум акча бүлеп бирә.

Автор — Л.М.Свердлова