Эчтәлек

Биографиясе

Гомер еллары: 1867 елның 14 декабре, Казан — 1936.

15 корпустан торган «Шәркый Бавария» сыра заводы (шәһәр янындагы Пләтән авылында атасы тарафыннан 1867 елда ачыла), Аргы Архангельский урамындагы ике катлы агач йорт, ат заводы, манеж, бакча, оранжерея кергән утар хуҗасы.

«Шәркый Бавария» заводының продукциясе бөтен Россиядә таныла, Флоренциядә 1906 елда үткәрелгән Халыкара күргәзмәдә гран-при яулый, Амстердам (Нидерланд), Бордо (Франция), Брюссель (Бельгия), Лондон, Париж күргәзмәләрендә зур алтын медальгә лаек була.

Петцольд Казан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. 1906 елда арендага алган «Аркадия» бакчасында ике катлы ресторан, ачык һәм каплаулы театрлар төзи; анда хәрби музыка оркестры уйный, бильярд, тир, кегельбан, синематограф була. Бакчаны һәм театрны яктыртырга электростанция корыла, бакча һәм биналар буйлап янгын сүндерү өчен суүткәргеч челтәре эшләнә. Паркта тәртипне Петцольд үз хисабына тоткан полиция саклый. Күңел ачу өчен Кабан күлендә аның өч пароходы (һәрберсе 300 кешегә исәпләнгән) була.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында «Нептун» пароходында земство госпиталенә авыр яралыларны ташыйлар.

Петцольд 1915 елдан «Электра» (хәзерге «Татарстан») кинотеатры хуҗасы була, 1917 елдан Кинематографик театр хуҗаларының бөтенроссия берлеге хакыйкый әгъзасы.

Петцольд Казан губерна төрмә комитеты директоры (1906 елдан), тоткыннарны төзәтү бүлеге попечителе (1906–1910), Казан губернасы балалар ятимханәләре попечительлегенең шәрәфле әгъзасы (1907 елдан), Император Россия суда батучыларны коткару җәмгыятенең Казан округ идарәсе рәисе иптәше (урынбасары) була.

Казандагы һәм Чистайдагы уку йортларын ремонтлау өчен шактый акча тота.

Казанда октябристлар партиясе комитетын оештыручыларның берсе.

Станислав тасмалы «Тырышлык өчен» көмеш медале белән бүләкләнә.