- РУС
- ТАТ
хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, генерал-аншеф (1762), сенатор (1764), граф (1767)
1721 елның 14 июне, Мәскәү губернасы, Мещовский өязе Везовна авылы — 1789 елның 15 апреле, Мәскәү.
Дворяннар нәселеннән.
1735 елда хәрби һәм дәүләт хезмәтендә. 1735–1739 елларда, 1768–1770 елларда рус-төрек, 1741–1743 елларда рус-швед сугышларында, 1756–1763 елларда Җидееллык сугышта катнаша. 1764 тән Сенатның 1 нче департаментында. 1770–1774 елларда — отставкада.
Император Екатерина II хөкүмәтенә карата оппозиция лидерларыннан берсе. 1774–1775 елларда Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр кузгалышын бастыруда катнашкан гаскәрләрнең башкомандующие, бер үк вакытта — Казан, Оренбург һәм Түбән Новгород генерал-губернаторы. 1774 елның август-сентябрендә Идел буенда һәм Уралда баш күтәрүчеләр хәрәкәтен бастыруга җитәкчелек итә. Панин исәпләүләре буенча, ул җитәкчелек иткән чорда 324 фетнәче үтерелә, 399 кеше камчы белән суктырылуга һәм колакларын кистерүгә дучар ителә, 7 меңләп кеше башка төрле җәзага тартыла. 1774 елның 2–6 октябрендә Сембер шәһәрендә Е.И.Пугачёвтан сорау ала, аннан соң аны генерал А.В.Суворов сагы астында Мәскәүгә озата.
Идел буенда ачлыкны булдырмау максатыннан, Панин җирле хакимият органнары белән берлектә азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тота, халык өчен җәмәгать эшләре оештыра, Казан губернасында казна икмәк кибетләре төзетә, Казанда яшәүчеләргә акчалата ярдәм бирдертүгә ирешә. Үзе җитәкләгән Эчке чуалышларны бастыру комиссиясенең эшчәнлеге туктатылу сәбәпле, 1775 елда командующий постыннан китә.
Россияне үзгәртеп кору проектлары авторы.
Изге Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнә.
Лебедев П.С. Графы Никита и Пётр Панины. СПб., 1863;
Анучин Д. Граф Панин, усмиритель пугачёвщины: Материалы для истории пугачёвского бунта // Рус. вестн. 1869. Т. 80, № 3;
Гейсман П.А., Дубовской А.Н. Граф Пётр Иванович Панин: Исторический очерк военной и государственнолй деятельности. СПБ., 1897.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.