Биографиясе

Гомер еллары билгесез.

Пугачёвка 1773 елның ноябрендә килеп кушыла. Ноябрь ахырында Моратов җитәкчелегендәге отряд Уфаны, декабрьдә аның барлыгы 10–12 мең кешедән торган отряды Минзәләне камап ала. 1774 елның апрель–октябрь айларында Моратов отряды Уфа, Табын, Эстәрлетамак һәм Бөгелчән пристаньнәре тирәсендә, Зилаир ныгытмасы янында барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1774 елның июлендә Пугачёвның төп көчләренә ярдәм итү максатында Казан тарафына юнәлә. Ләкин Каманы кичә алмый. 1774 елның октябре ахырында И.Л.Тимашев җитәкчелегендәге җәза отряды тарафыннан әсирлеккә алына. Казан яшерен комиссиясендә тоткынлыкта була, шуннан Мәскәүгә җибәрелә. 1775 елның гыйнварында Пугачёвны җәзалауның шаһиты була, аннары аны Казанга кайтаралар. 1775 елның мартында Сенатның яшерен экспедициясе тарафыннан Моратов мәңгелек солдат хезмәтенә «остзей гарнизоннарына» җибәрелә.

Чыганаклар

Документы ставки Е.И.Пугачёва, повстанческих властей и учреждений: 1773–1774. М., 1975;

Крестьянская война 1773–75 гг. на территории Башкирии: Сб. док. Уфа, 1975;

Воззвания и переписка вожаков Пугачёвского движения в Поволжье и Приуралье. К., 1988.

Әдәбият

Оренбургская Пушкинская энциклопедия. Оренбург, 1997.

Автор — И.Р.Вәлиуллин